ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
12 апрель 2023, 05:25

Урманнарда янгын хәвефе чоры башланды

Үткән тәүлектә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенә 80 янгын очрагы теркәлүе турында мәгълүмат килде, шуларның 33е 33 гектар мәйданда коры үлән яну белән бәйле, дип хәбәр итте коткаручылар.

Урманнарда янгын хәвефе  чоры башландыУрманнарда янгын хәвефе  чоры башланды
Урманнарда янгын хәвефе чоры башланды

 

«2023 ел башыннан 255 гектар мәйданда 289 урында коры үсемлекләрнең яну очрагы теркәлгән. Шул исәптән – республиканың Белорет, Әбҗәлил, Туймазы һәм Күгәрчен районнарында урман янгыннарының дүрт очрагы,” – дип белдерделәр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсендә. Бүген Башкортстан дәүләт урман фонды территориясендә 1, 2, 3 һәм 4нче класслы янгын хәвефе фаразлана.

Урманнарда янгын хәвефенең өченче яки урта классы 24 районда: Әлшәй, Аскын, Бакалы, Бәләбәй, Балакатай, Бөре, Бүздәк, Дуван, Дүртөйле, Зилаир, Иглин, Илеш, Караидел, Кушнаренко, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Яңавыл районнарында һәм Уфада көтелә. Дүртенче, яки югары янгын хәвефе классы элеккечә Архангель районы урманнарында саклана.

“Башинформ” мәгълумат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстанда 17 апрельдән 15 майга кадәр бөтен республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә. Республика башлыгының бу хактагы тиешле боерыгы хокукый мәгълүмат порталында 11 апрельдә басылып чыкты.


Мәгълумат һәм фотосүрәт чыганагы: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас