ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 апрель 2023, 06:55

Аблайлылар “Аек авыл” конкурсында катнаша

Республикада Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты башлангычында БР Хөкүмәте һәм “Аек Башкортстан” төбәк җәмәгатьчелек хәрәкәте белән берлектә 2011 елдан бирле “Аек авыл” конкурсы үткәрелеп килә.

Аблайлылар “Аек авыл” конкурсында катнашаАблайлылар “Аек авыл” конкурсында катнаша
Аблайлылар “Аек авыл” конкурсында катнаша


Быел да конкурс киң колач алды. Шушы көннәрдә Уфада “Башкортстан” дәүләт концерт залында конкурста катнашучыларның презентацияләрен халык алдында яклау башланды. Дүрт көн дәвамында комиссия катнашучыларның проектларын бәһалады. Муниципаль район хакимиятләре тәкъдим иткән гаризалар һәм видеолар каралды.
“Аек авыл –2022” конкурсына районыбызның Аблай авылы да актив кушылды. Бу җәһәттән алар ел дәвамында авылда төрле спорт һәм мәдәни чаралар уздырды. Конкурсның төп максаты – районда аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать тормышында катнашуга җәлеп итү, шәхси һәм гаилә тормышында аеклык традицияләрен тергезү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, алкоголь, тәмәке һәм наркотикларга каршы профилактика алып бару, халкыбызның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен саклап калу һәм үстерү. Унике ел дәвам иткән бу чара үзен нәтиҗәле һәм уңай башлангыч итеп танытты, халыкта кызыксыну, дәрт-дәрман уятты. Бердәм көч белән аблайлылар конкурсның финал этабына чыкты. Конкурсның йомгаклау этабында район делегациясе үзләренең проектын яклады. Делегация составында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре бар иде.
“Аек авыл” конкурсында катнашучылар арасында кече торак пунктларны тәкъдим итүдә сезнең белән очрашуга шатмын. Бәйгедә күп кенә авыллар җиңүгә ихтыяр көче күрсәтеп кабат катнаша һәм ярышларда елдан-ел көндәшлек арта бара. Конкурсның төп темасы – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау гына түгел, ә авыл халкын берләштерү, милли традицияләребезне тергезү һәм дәвам итү” дә , – диде чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Әйтеп үтәргә кирәк, “Аек авыл” республика конкурсының “Бәләкәй авыллар” номинациясендә 15 авыл катнаша. Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров карары белән конкурсның приз фонды 2020 елдан утыз тапкыр арткан – 1,4 миллион сумга кадәр.
“Халык алдында презентацияләрне яклаганда башка район вәкилләре белән тәҗрибә уртаклаштык, үзебез өчен бик күп фәһемле ачышлар ясадык яңа тәэссоратлар алдык”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова.
Аблайлыларга конкурста җиңү яуларга көч һәм уңышлар телик. Аларга сез дә ярдәм итә аласыз, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз. Моның өчен https://golos.bashkortostan.ru/poll/49/ сайтына кереп, Аблай авылы өчен тавыш бирергә кирәк.

Аблайлылар “Аек авыл” конкурсында катнаша
Аблайлылар “Аек авыл” конкурсында катнаша
Аблайлылар “Аек авыл” конкурсында катнаша
Аблайлылар “Аек авыл” конкурсында катнаша
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас