ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 апрель 2023, 07:10

Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым

Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы чикләрендә Сыйрышбаш китапханәсендә балалар өчен «Ватаным символлары» дигән танып-белү чарасы үткәрелде.

Бәрәкәтле җирем – ЧакмагышымБәрәкәтле җирем – Чакмагышым
Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым

 Китапханәче Вера Мәгалимова укучылар белән районыбыз тарихы битләре буйлап кечкенә сәяхәт ясады. Чарада катнашучылар муниципаль районыбызның рәсми символлары – герб, флаг белән таныштылар. Балалар безнең як халкының төп кәсебе – игенчелек, халыкның тырышлыгы, аның яшәү дәрте, югары казанышларга омтылышы Чакмагыш районы символикасында чагылыш тапканлыгы турында белделәр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас