ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
13 апрель 2023, 06:05

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Районыбыз хуҗалыклары дәррәү рәвештә язгы кыр эшләренә керештеләр. Бүген һәркайсында уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландыру, аерым культуралар чәчеләсе мәйданнарда туфракны ашлау, дым каплату, чәчеләчәк басуларда туфрак эшкәртү кебек мәшәкатьләр кайный.

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Районыбыз хуҗалыклары дәррәү рәвештә язгы кыр эшләренә керештеләр. Бүген һәркайсында уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландыру, аерым культуралар чәчеләсе мәйданнарда туфракны ашлау, дым каплату, чәчеләчәк басуларда туфрак эшкәртү кебек мәшәкатьләр кайный. Иң күп чәчүлек мәйданнар биләүче җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә агымдагы елда язгы культураларны барлыгы 18552 гектарда урнаштырырга ниятлиләр. Югарыда исемләнгән агротехник алымнар бу басуларның барысында комплекслы ысул белән башкарыла. Иң тәүдә җирләр кардан әрчелеп бетәр-бетмәстән үк Уфа авиаторлары ярдәмендә көздән чәчелгән уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландырып чыкканнар. Артабан бу эш җирдә дә дәвам иттерелгән, ягъни туфрагы җилли төшкән уҗым үсентеләрен махсус сиптергеч агрегатлар ярдәмендә тукландырып чыкканнар. Күпьеллык үлән чәчүлекләренә дә ашламаны “Туман” маркалы һәм башка сиптергеч агрегатлар белән сиптереп алганнар. Әле исә көздән сөреп калдырылган басуларда дым каплату, шикәр чөгендере, рапс һәм башка нәзберек культуралар кертеләсе мәйданнарга чәчкеч агрегатлар ярдәмендә минераль ашламалар кертү белән мәшгульләр. Безнең эшче төркем Юмаш бүлекчәсе агрономы Фәнил Сәрвәров белән берлектә Юмаш һәм Каръяуды төбәкләре басуларында эшләр барышы белән танышып чыкты. Юмаш авылының төньяк-көнбатыш өлешендәге басуда “ВТГ-90” маркалы тракторларны хезмәтләндерүче Фәнис Хәйдәров белән Александр Миңлегалиевны дым каплату мәлендә фоторәсемгә төшереп алдык. Егетләрнең эшкә дәрт белән тотынулары күзгә бәрелеп тора. Техникалары да, тырмалау агрегатлары да алдан яхшылап карап-көйләп куелганлыктан, эштә өзеклекләргә юл куелмый. Сәфәребезне артабан грейдер ярдәмендә тигезләп чыгылган басу юлы буйлап дәвам итәбез. Фәнил Флүс улы зур горурлык хисләре белән кайсы басуда нинди культуралар чәчеләчәге һәм алар[1]дан күпмешәр уңыш алырга ниятләүләре турында фикерләре белән уртаклаша. Табигать шартлары гына үз йогынтысын кертмәсә, ниятләгәннәрен тормышка ашырыр өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар: туфрак та яхшылап әзерләнелгән, җитештерүчәнле техникага һәм заманча эффектлы агрегатларга да кытлык юк, механизаторлар да яхшы әзерлек үткән һәм бай тәҗрибәле кешеләр, элита сортлы безнең төбәк шартларына яраклаштырылган орлык, ашлама һәм ягулыкмайлау материаллары запасы да җитәрлек. Каръяуды авылы ягына якынлашканда 136 гектар биләгән басуда чәчкеч агрегатына тап булдык. “ВТГ-90” тракторына идарә иткән Вадим Петровның да, чәчкеч агрегатны хезмәтләндерүче егетләр Евгений Григорьев, Владимир Соколов, Никита Ларкинның да йөзләрендә хезмәт күтәренкелеге чагылып тора. Аларны янәшә бастырып фоторәсемгә төшереп алдык һәм эшлә[рендә уңышлар теләп, артабан кузгалдык. —Бу басуда шикәр чөгендере чәчеләчәк, әлегә туфрак астына карбамид кертеп, бер үк вакытта җирне йомшартып һәм тигезләп чыгабыз, – диде Фәнил Флүс улы. Яңа Каръяуды авылының көнчыгышында тәҗрибәле механизатор Фидан Вәлиевны “РСМ – 2375” маркалы тракторда рапс чәчеләчәк 111 гектарлы басуда культивация үткәртү мәлендә тап иттек. Аны да рәсемгә төшереп алганда берничә сорау биреп өлгердем. Әңгәмәбез барышында ул да тырышып эшләр өчен барлык шартлар тудырылуын бәян итте, сабанда сынатмаска вәгъдә бирде. Гомумән, бу яктагы басуларның һәммәсе дә гәрәбәдәй бөртекләр[1]не үз куенына кабул итәр һәм иркәләп-назлап мул уңыш үстерер өчен әзер. Һава шартлары гына сынатмасын.

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас