ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
13 апрель 2023, 04:25

Ункөнлектә – арзанрак хакларга

Хөрмәтле матбугат сөюче дусларыбыз!

Ункөнлектә – арзанрак хакларгаУнкөнлектә – арзанрак хакларга
Ункөнлектә – арзанрак хакларга

“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе “Русия почтасы”ның Башкортстандагы бүлекчәсе белән берлектә 10 апрельдән 20 сенә кадәр агымдагы елның икенче яртысына матбугат басмаларына ташламалы хаклар белән язылу ункөнлеген үткәрә. Шушы ун көн дәвамында үзегез яратып алдырып укый торган барлык басмалар белән сез шактый киметелә төшкән хакларга ел азагына кадәр дуслыгыгызны озынайтып куя аласыз. Әйтик, бу көннәрдә “Игенче”гә июль-декабрь айларына язылу хакы 912 сум 96 тиен, “Сарманай”га язылу 225 сум 96 тиенгә төшә (аерма 100 сумнан артып китә!). I-II төркем инвалидларга, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларга тиңләштерелүче катлам ияләренә дә шактый ташламалар бар. Гәзитләрне редакциягә килеп алып йөрү шарты белән һәм гәзитләрнең электрон төрләренә язылганда гына ташлама юк, чөнки, күреп торасыз, болай да ярты хакына диярлек ташлама ясала бит. Бер гасыр диярлек тарихка ия районыбыз елъязмачысы булган “Игенче” һәм Илеш, Кушнаренко, Дүртөйле, Чакмагыш районнары тормышын яктыртучы аена бер башкортча дөнья күрүче “Сарманай” гәзитләре белән дуслыкны артабан да ныгытып куяр өчен отышлы шушы мәлне кулдан ычкындырмагыз, хөрмәтле райондашлар!

Автор:МӨХӘРРИРИЯТ
Читайте нас