ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 апрель 2023, 12:50

Бөртеклеләр чәчелә башлады

Башка хуҗалыклардан аермалы “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы басулары башлыча калку урыннарны биләгәнлектән, анда туфрак та иртәрәк җылына. Өстәвенә, коры һәм җилле һава торышы җирләрне киптерә һәм дым запасы ярлыланганчы игенчеләрне чәчеп калырга ашыктыра.

Бөртеклеләр чәчелә башладыБөртеклеләр чәчелә башлады
Бөртеклеләр чәчелә башлады

Районда беренчеләрдән булып зарялылар дүшәмбе, 10 апрель көнне Чакмагыш авылының көньяк- көнбатыш өлешендәге калкулык битләвен биләгән басуда чәчүгә төштеләр. Борынгы йолаларны үтәп, чәчүгә керешкәнче иң тәүдә “Әдһәм- Бикә” мәчете имамы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев елның игенче өчен уңай килүен, уңышны вакытында мул итеп җыеп алу насыйп булуын юрап, изге Коръән аятьләрен укып ишеттерде. “Заря” кооперативын өч дистә еллап җи- тәкләгән хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов, аның кулыннан идарәлек дилбегәсен күптән түгел генә кабул итеп алган хуҗалык рәисе Ранис Рәмзил улы Мәгалимов, баш агроном Азат Фидрат улы Гайсин һәм башка белгечләр, механизаторлар, изге теләкләр теләп, җир өстенә йомыркалар тәгәрәттеләр, изге фатиха сүзләрен, ихлас теләкләрен юлладылар. Менә, ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгел җитте: тәҗрибәле механизатор Мәсгуть Зыякаев идарә иткән “Джон Дир” тракторына тагылган чәчкеч комплекс беренче гектарларны чәчүгә кереште. 134 гектар мәйданда бу көнне “Памяти Чепелева” сортлы арпа чәчелде. Агрегатка орлык белән ашламаны үзләренә беркетелгән “КамАЗ” автомашиналарында шулай ук тәҗрибәле водительләр Ирек Латыйпов белән Денис Гайсин ташып торды, “JCV” төягечендә Илнур Кәримов агрегатка төяп барды, чәчкеч комплексы артыннан исә “ДТ-75” тракторында Флүс Камалов кәтүкләп тыгызлап та чыкты. Игенчеләрнең күмәк тырышлыгы акланып, мотлак мул уңыш булып кайтсын өчен җәй дәвамында тырышлык дәвам иттереләчәк әле. Елы гына уңай килсен берүк.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас