ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 апрель 2023, 06:35

Ватанпәрвәрлек хисе – рухыбызда

Чакмагышта “Башкорт язы” хәрби-патриотик концерты үтте.

Ватанпәрвәрлек хисе  – рухыбыздаВатанпәрвәрлек хисе  – рухыбызда
Ватанпәрвәрлек хисе – рухыбызда

Агымдагы елның апрелендә Башкортстанда “Башкорт язы” акциясе уза. Аның чикләрендә республикабыз районнары һәм шәһәрләрендә Башкорстанның сәнгать осталары катнашлыгында патриотик чаралар, концертлар үтә. Безнең район мәдәният йортында үткән Русия хәрбиләренә ярдәм итү максатыннан оештырылган әлеге хәрби-патриотик чарада муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы киңәшчесе, Салават Юлаев исемендәге батальонга нигез салучы, отставкадагы полковник Артур Галимҗан улы Юмагуҗин, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, җитәкчеләр, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, оешма һәм предприятиеләр, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, волонтерлар, армия сафларында хезмәт итәчәк егетләр һәм районның барлык битараф булмаган кешеләре җыелды. Чарада катнашучыларның һәммәсен дә ватанпәрвәрлек һәм хәрби хезмәткә хөрмәт күрсәтү, Ватан алдындагы бурычыбызны истә тоту, Туган илгә сөю, горурлык хисләре берләштерде. Чараны алып баручы район мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров сәламләү өчен сәхнә түренә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамовны чакырды. Ул якташларыбызның Украинада барган махсус хәрби операциядә бурычларын намус белән үтәүләрен, алар белән горурлануын белдерде. “Безнең районда үз илебез, республикабыз һәм кече Ватаныбыз патриотлары яши. Чакмагыш егетләре мобилизацияләнүчеләр һәм иреклеләр рәтендә дөньяны нацизмнан яклыйлар, батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтәләр. Якташларыбыз куелган хәрби бурычларны уңышлы башкара һәм хәрби антларына тугры калалар. Алар барысы да безнең өчен геройлар һәм без егетләребезнең исән-имин кайтуын көтәбез. Сугышчыларыбыз һәм аларның гаиләләре турында хәстәрлек күреп, ярдәм күрсәтеп торабыз. Махсус хәрби операция башланганнан бирле районнан 10 гуманитар конвой җыеп озатылды. Мөмкинлектән файдаланып, районыбызның һәр кешесенә, волонтерлар штабына игелек һәм ваемсызлык өчен рәхмәт белдерәм. Ватанпәрвәрлегегез һәм кешелеклелегез өчен рәхмәт. Бүген без бердәмлегебезне һәм татулыгыбызны тагын бер кабат күрсәтү, яклаучыларыбызга ярдәм һәм рәхмәт белдерү өчен җыелдык. Безнең барыбызны да Ватанга мәхәббәт берләштерә. Бергә без – көч, бергә без – бер зур Җиңү!” – диде Дамир Фәнил улы олы горурлык хисе белән. Чарада катнашучы Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы киңәшчесе, Салават Юлаев исемендәге батальонга нигез салучы, отставкадагы полковник Артур Галимҗан улы Юмагуҗин Башкорстанның махсус хәрби операция территориясендә катнашучы якташларына даими рәвештә олы ярдәм күрсәтүче субъект булуын, бу эшнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте. “Без һәммәбез дә – патриотлар. Барыбыз да бергә бер идея, бер юнәлеш, бертөрле фикерләр белән янабыз. Бүген махсус хәрби операция территориясендә булган егетләр белән бик горурланам. Алар – Русиянең горурлыгы, Башкортстанның иң яхшы уллары. Егетләргә республикабыздан даими рәвештә әхлакый һәм матди ярдәм күрсәтелә. Республикабызның хөрмәтле Башлыгы Радий Фәрит улы җитәкчелегендә безнең республика – бердәнбер мондый субъект. Ул барысын да үзе тирәсенә туплады һәм оештырды. Без моның белән горурланабыз, башка субъектлар да боларның барысын да күрәләр һәм билгелиләр. Безгә гуманитар конвойлар белән башлыклар, җитәкчеләр үзләре даими килә. Әлбәттә, егетләребезгә мондый рухи ярдәм – аралашу, очрашулар бик кирәк. Балаларның хатлар язуы да зур әхлакый ярдәмгә ия. Бу яшь егетләрнең рухын күтәрә. Без барыбыз да җиңү безнең кулда булуына ышанабыз!” – дип белдерде Артур Галимҗан улы. Артабан район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров чыгыш ясап, хәрбиләргә ярдәм, контракт буенча барган хезмәт турында сөйләде. “Безнең батыр сугышчыларыбыз илдәге тынычлык өчен көрәшәләр, аларга көн саен яңа кыю ир-егетләр кушыла. Барлык батальоннарда да безнең Чакмагыш егетләре бар. Районыбыздан махсус хәрби операциядә әлеге көндә 100 дән артык кеше катнаша”, – дип ассызыклады ул үзенең чыгышында. Патриотик чара Башкортстанның атказанган артисты Лилия Ишемьярова, коллектив җитәкчесе, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты Тимур Рамазанов, вокалист Илдар Абдуллин, саксофонист Аурика Уршеева, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашлыгындагы ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган матур концерт номерлары белән дәвам итте. Концерт тамашачыларның күңеленә хуш килде. Патриотик рухтагы җыр-биюләр көчле алкышларга күмелде. Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова, концерттан алган тәэссоратлары белән уртаклашып, патриотик тәрбиянең олы әһәмияткә ия булуын билгеләде. “Мондый патриотик чаралар халык өчен, аеруча үсеп килүче яшь буын, балалар өчен бик кирәк, дип уйлыйм. Бу концертны караганда күңелләребез тулышып чыккандай булды, хисләр ташкыны йөрәкләрдәге иң нечкә кылларыбызны тибрәтте”, – диде ул.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас