

Басулар кардан ачылу белән үк геройлылар да дәррәү рәвештә дым каплату, уҗым һәм күпъеллык үлән чәчүлекләренә, шулай ук төрле культуралар урнаштырылачак басуларга минераль ашламалар кертү, тырматып, туфрак әзерләү эшләренә керештеләр. Чәчүгә тотынган көнгә 1500 гектарда аш- лама кертелгән, 4651ендә дым каплатылган, 1200 гектары яхшылап тырматылып чыккан иде. Дым каплатуда иң күп эшләрне тәҗрибәле механизаторлар Ленар Хәбибуллин (807 гектар), Рәсим Заһидуллин (679гектар), Радим Әсләмов (690 гектар) башкарса, тырматуда Алек Камалов (600 гектар), минераль ашламалар кертүдә Илшат Гыйльманов (91 гектар) аерылып торды. Иске Балак авылының көньяк-көн- чыгыш өлешендәге калку урындагы басуда быел элита сортлы бодай үстерергә булганнар. Туфрагы ях- шылап әзерләнелгән мәйдан 10 апрель иртәсендә тантана урынына әверелде. Борынгыдан килгән гадәт буенча, анда тәүге чәчелгән буразна бәйрәмен оештырдылар. Иң тәүдә имам хәзрәт Флүр Якупов табигать шартлары уңай килүен, Җир-ана куенына салынган гәрәбәдәй бөртекләрнең яхшы шытым бирүен, әйбәтләп үсеп, көзен мул уңыш булып әйләнүен теләп, изге Коръән аятьләрен укыды. Хуҗалык идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов җыелучыларга һәм бигрәк тә басу эшчәннәренә изге фа- тихаларын җиткерде. Урындагы мәдәният йорты директоры Илдар Хәмидуллин һәм аның коллегалары моңлы күчтәнәчләр белән килгән иде: басу өстенә шат хезмәт җыры таралуы игенчеләргә көч-дәрт өс- тәгәндәй булды. Йола буенча, чарада катнашучылар мул уңышка юрап буразна өстендә йомырка тәгәрәттеләр, һәркайсы изге теләкләр җиткерде. Үзе хезмәтләндергән “Класс” тракторына көйләнгән “Бордо” чәчкеч комплексында уңган механизатор Ленар Марат улы Хәбибуллин агымдагы елның тәүге чәчелгән буразналарын сыза башлады. Чарада катнашучыларның һәркайсы рух күтәренкелеге кичерүе күзгә бәрелеп тора. Яңа вазыйфада күптән түгел генә эшли башлаган агроном Хәйрулла Тухтоевтан тәэссоратлары белән уртаклашуын сорыйбыз. —Бер сүз белән әйткәндә: искиткеч шәп, – диде ул һәм бәрәкәтле туфракка күмдерелгән орлыклар һәркайда да яхшы уңыш булып кай- тачагына ныклы ышануын яшермәде. “КамАЗ” автомашинасында орлык һәм ашлама ташып торучы водитель Руслан Якупов та, аның башка коллегалары да эшкә зур дәрт белән тотынуларын билгеләп үтте. Янәшәдәге басуда “ВТ” тракторында Илшат Гыйльманов туфракка чәчкеч ярдәмендә минераль ашлама кертү белән мәшгуль иде. Аны һәм чәчкечләрне хезмәтләндерүче Илназ Шәрифуллин, Альберт Фәтхелбаянов, Рабис Шәрифуллинны бергә бастырып фоторәсемгә төшереп алдык. Бу ир-егетләр дә чәчүне оптималь вакыт эчендә яхшы сыйфат белән башкарып чыгарга омтылулары белән аерылып торалар. Басулар өстендә сабан җыры, тракторлар гөрелтесе тормышыбызга ямь бирә, иртәгәге көнебезгә ышанычыбызны арттыра. Хезмәт шавы тынмасын, илебезнең куәте арта торсын, дип телибез.