+24 °С
Яңгыр


Бәйрәм итү иртән чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башланды. Гаиләләрдә посттан соң (христиан дине буенча сөтле һәм итле аш ашамый тору) мул ризыклы табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган йомыркалар изгеләндерелә. Бүген авыл халкы молебенга килде, кыңгырауларда чаң сугылды. Ахырда балалар күңелле чарада катнашты. Иң күңеллесе - бәйрәм тәмамлангач, бөтен кеше тәмле куличлар белән чәй табынына җыелды. Тулырак: алдагы санда.