+28 °С
Болытлы


Шулай итеп, иң тәүдә шуны белү мөһим: дәүләт белән контрактны пенсиягә чыккан запастагы хәрбиләр һәм хәрби хезмәтне чакырылыш буенча үткәннәр, шулай ук хәрби хезмәт үтмәгән, әмма югары яки урта һөнәри белем алган ир-атлар имзалый ала. Контракт буенча хәрби хезмәткә рядовойдан прапорщикка кадәр 60 яшькә кадәрге ир-атлар кабул ителә, ә контракт вакыты алты ай һәм аннан да озаграк тәшкил итә. Офицерларга килгәндә, аларны да шулай ук 60 яшькә кадәрге контракт буенча хәрби хезмәткә алалар, әмма контракт төзү вакыты – 3 елдан 5 елга кадәр.