ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 апрель 2023, 06:15

Контрактниклар өчен социаль пакет

Контракт буенча хезмәт итәргә карар иткән кешеләргә нинди льготалар һәм гарантияләр каралган?

Контрактниклар өчен социаль пакетКонтрактниклар өчен социаль пакет
Контрактниклар өчен социаль пакет


- 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы.
- Хәрби хәрәкәтләре ветераны статусы һәм тиешле ташламалар (кайбер салымнардан азат итү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар, теләсә кайсы уңайлы вакытта отпуск һ.б.).
- Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитация үтү.
- Дарулар белән бушлай тәэмин итү.
- Әйберләтә һәм киемнәр белән тәэмин итү.
- Бушлай өч тапкыр туклану.
- Алты айга бер тапкырдан да сирәгрәк булмаган ике атналык түләүле отпуск.
- Федераль бюджет хисабына тормыш һәм сәламәтлек иминияте.
- Кредит һәм салым каникуллары.
- Югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары.
- Балаларының җәйге сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итүе.
- Җәрәхәтләнү (травма) алулар яки һәлак булу очрагында иминият түләүләре.
- Реабилитация һәм адаптация буенча социаль программалар (эшкә урнаштыру һәм торак бирү).
- Русия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша торак.
- Хезмәт торагы яки торак арендасы өчен компенсация.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас