+24 °С
Дождь


Юмаш урта мәктәбендә 2нче сыйныф укучылары өчен әлеге истәлекле датага багышланган «Космонавтика көне» кинолекторие узды. Балалар директорның тәрбия эшчәнлеге буенча киңәшчесе И.Ф. Гыйзәтуллина белән берлектә “Ачык космоста сәяхәт. Смешарики” мультфильмын карадылар. Тамашадан соң барысы да актив рәвештә фикер алышуда катнаштылар һәм тәэссоратлары белән уртаклаштылар.