ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
18 апрель 2023, 12:20

Басулар өстендә җыр-моң

Басулар өстендә сабан тургайлары сайрашуы, техника гөрелтесе, табигатьтәге башка тавышлар сихри симфония булып яңгырый. Ә инде аларга үзешчән артистларның җыр-моңнары да кушылса, эшкә дәрт арта төшә. Игенчеләрне баш агроном ярдәмчесе Хәйрулла Тухтаев тәмле аш, хуш исле икмәк, татлы чәй белән тәэмин итә, яңа пешкән кайнар төшке ашны басуларга китереп җиткерә.

Басулар өстендә җыр-моңБасулар өстендә җыр-моң
Басулар өстендә җыр-моң

Исәнмесез, исәнмесез, дуслар-туганнар, Исәнмесез, егәрлеләр – эштә уңганнар. Юлдаш булсын сезгә җыр-моңнар, Олы бәхет алып килсен туар ал таңнар. Ипинең, икмәкнең нинди кыйммәтле булуын һәм аны җитештереп мул уңышка ирешү мөмкинлеген игенчеләр һәм мәдәният йорты агитбригадалары да бик яхшы белә. Шушындый күңелле, җырлы-биюле сәфәр белән “Чаткылар”агитбригадасы (җитәкчесе Гөлназ Флүр кызы Сәлимова) “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы игенчеләренә җырлы-биюле номерлар бүләк иттеләр. Чәчүнең күңелле вакытларында җаннарга дәрт өстәп, уңышның мул җыеп алынырына тагын да яктырак өметләр өстәргә тырышып, Чакмагыш мәдәният йорты сәнгать эшлеклеләре игенчеләребезгә җырлы-моңлы, биюле күчтәнәчләр төяп барып, концерт белән чыгыш ясадылар. Альберт Арслановның “Авыл көе” халык җыры моңа ачык дәлил булды. “Хезмәт шавы, кошлар җыры Уятсын иген кырын. Сызсыннар көмеш сабаннар, Җиргә буразна сырын,” – диде алып баручы Гөлназ Сәлимова. Гөлшат Галләмова башкаруындагы бию игенчеләрне тагын да дәртләндереп җибәрде. Туган кырлар, басу түрләрендә Теләмисез эзсез узарга. Кырларда сез сызган буразналар Җирдән айга җитәр сузарга. Җыр яратыйк – җырда яшәү сере, Хезмәт дәрте, илһам, могҗиза. Туган моңнар, күңелләрдә чыңлап, Озатып йөри һәрчак, һәр җирдә. Безнең көйләр – шундый көйләр: Җырга шатлык сибәрлек, Күңелләргә бәйрәм булып, Язлар булып киләрлек. Чираттагы концерт номеры Гөлназ Сәлимова белән Рузил Гафаров башкарган “Авылкаем” җыры авыр эштә чыныккан күңелләргә, ял белми эшләп, ныгыган җаннарга дәва һәм хөрмәт булып барып иреште. Руден Бәдретдинов башкаруындагы Наил Галиев репертуарыннан “Юлдаш” композияциясе яңгырады. Ару-талуны белмәгән, кара төн дип тормаган басу батырларына бай эчтәлекле программа тәкъдим ителде. Дәртле җырлар, моңлы гармун көйләре, халык җырлары яңгырады. “Асылъяр” халык биюләре ансамбле солистлары Резида Әхмәтова, Илсөяр Габдрахманова, Рәсим Батыргәрәев, Вадим Нуриев башкаруындагы “Керәшен” биюе игенчеләрне тагын да дәртләндерде. Илдар Хәмидуллин авылдашларына “Бала чакка юл” җырын бүләк итте. Мәгънәле җырдан күпләребез сабый чакларында уйнап үскән, су коенган буаларын хәтерләрендә яңартып алдылар. Ривенер Гобәев тагын да мәгънәле “Әй,гомер” җырын башкарды. Тайняш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Регина Сапакеева “Мари биюе”н өздереп башкарып, басу батырларына дәрт һәм дәрман өстәде. Рузил Гафаров башкаруында “Туган авылым” җыры игенчеләргә рәхмәт булып барып иреште. Гөлназ Габсалихова татар биюен башкарды. Җыр-биюләрдән дәртләнгән егетләр эшләрен тагын да кызурак дәвам итәр. Аларның һәркайсы үзләренә “тимер атны” буйсындырып, мул уңыш үстереп алыр өчен тырыша. “ГАЗ-50” автомашинасында Рөстәм Камалов, “КЛАСС-АКСИОН” тракторында Ленар Хәбибуллин, МАЗ(орлык ташучы машина)да Әдис Миһранов, “Т-150” тракторына тагылган кәтүкләү агрегатында Илфир Гарифуллин, чәчкечтә Фидаил Хаков үзләренең эшләрен яхшы башкаручылар итеп танытты. Хөрмәтле игенчеләргә исән-имин басу эшләрен башкарып, орлыкларны буразналарга салып, шушы чәчелгән игеннәрдән мул уңышлар җыеп алуга ирешүләрен теләп Гөлназ Сәлимова Зифа Нагаева репертуарыннан “Авыл миче” җырын башкарды. Һәм шушы җыр геройлылар белән хушлашу җыры да булды. Җәйләрен яңгыры да вакытында яусын, кояшы да тиешенчә җылытып, игеннәребез мулдан булсын!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас