Махсус хәрби операция зонасына ул башланган елда Чакмагыштан “Турист” позывнойлы якташыбыз да үз теләге белән шунда юллана. Иминлек максатларында һәм шартларны исәпкә алып, без героебызны исемләмибез. Контракт буенча хезмәт итеп кайтучы райондашыбыз белән ни өчен аның махсус хәрби операция зонасына барырга карар итүе һәм, гомумән, хәрби хезмәт турында кыскача әңгәмә кордык.
- Үзегез турында бераз сөйләп үтегез әле. Махсус хәрби операция зонасына юлланганчы ни белән шөгыльләндегез?
- Миңа 27 яшь, өйләнгәнмен, сөекле тормыш иптәшем – минем зур терәгем, ярдәмче-киңәшчем. Чакмагышта туып-үстем. Кечкенәдән спорт белән мавыктым, күп спорт төрләрен үз иттем. Иҗатка да гашыйк кеше мин, җыр, актерлык сәнгатенә дә битараф түгелмен. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамладым. Уфа дәүләт нефть-техник университетында белем алганнан соң армия сафларында хезмәт иттем.
Балачактан ук хәрби хезмәт, армия тормышы мине үзенә тартты. Әйткәндәй, якыннарым, туганнарым да бу яктан минем өчен үрнәк булып тора, чөнки алар арасында да андый кешеләр бар. Шуңа күрә бу эшнең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм хәвефле икәнен якыннан беләм. Контракт буенча хезмәт итүне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым.
- Шул хакта җентекләбрәк тукталыйк әле. Контракт буенча хезмәт итү карарына ничек килдегез?
- Армия хезмәтеннән соң мин үземне сынап карарга ниятләп, бәләкәйдән күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашыру теләге белән контракт төзеп, армия хезмәтен дәвам итәргә калдым. Мин бөтен булмышым белән армия тормышына “чумдым” һәм үземне хәрби һөнәрдә таптым. Бу минем эчке халәтемә дә, холык-фигылемә дә туры килә. Минемчә, Туган илне, Ватанны саклау – һәр ир-егетнен изге бурычы. Минем дус-танышларым арасында да армия сафларына барам дип ашкынып торучы яки контракт нигезендә хезмәт итүче егетләр байтак.
- Димәк, сез Украинада махсус хәрби операция башлану турындагы хәбәрне дә контракт нигезендә хәрби бурыч үтәгән вакытта ишеттегез?
- Әйе, Украинада махсус хәрби операция башлану сәбәпле, илебез алдына катлаулы бурыч куелды. Һәр төбәктән диярлек ир-егетләр Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юлланды. Бу күләмле чарадан минем хезмәттәшләрем, дус-ишләрем дә читтә калмады. Алар һич икеләнмичә үзләренең хәрби бурычын үтәргә, Туган илебезне сакларга, дип Украина территориясенә юлланды. Мин дә, үземдә җаваплылык һәм ватанпәрвәрвәрлек хисләре тоеп, алар артыннан бирегә юнәлдем. Һәм бу хакта бер дә үкенмим.
- Әзерлек дәрәҗәсе ничек булды?
- Әлбәттә, хәрби хезмәткә әзерлек зур түземлек һәм чыныгу таләп итә. Бездә махсуc хәрби операция барган зонага юл тотканчы да яхшы дәрәҗәдә хәрби хезмәт тәҗрибәсе бар иде. Һәм, әлбәттә инде, анда барыр алдыннан да ныклы әзерлек үттек.
- Бүгенге көндә үз теләге белән контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә һәм, гомумән, махсус хәрби операциягә юлланучы якташларыбызга нинди киңәш-теләкләр бирер идегез?
- Әлбәттә, авыр шартлар, биредәге атмосфера тәү чиратта чыныктыра. Беренчедән, мин кыенлыклар, стресслы хәлләрдә югалып калмаска, бирешмәскә өйрәндем. Шулай ук биредә мин зур ихтыяр көче, җаваплылык, искиткеч тәҗрибә тупладым. Иң мөһиме – үзеңне кулда тотарга, югалып калмаска, үзеңне әхлакый яктан әзерләргә киңәш итәр идем. Сезгә ярдәмгә килергә әзер торучы, булышучы иптәшләрегез дә булачак. Бер-берегезгә ярдәм кулы сузу, бердәм булу мөһим. Безнең арада төрле милләт кешеләре бар иде, һичкайчан да аңлашылмаучанлыклар, каршылыклар булмады. Без, төрле милләт кешеләре, бер гаилә булып берләштек, дус-туганнарча тату булдык. Алда әйтеп үтүемчә, Ватанны саклау – бүгенге көндә һәркемнең бурычы. Ватаныбыз сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез тыныч, күгебез гел аяз булыр.
Фоторәсем интернет челтәреннән алынды.