ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
18 апрель 2023, 12:15

Юлда – эш кайный

«Башкиравтодор» җәмгыятенең Чакмагыштагы филиалы хезмәткәрләре район территориясендәге һәм районара юлларда барлыкка килгән чокырларны ямау буенча эшчәнлекне дәвам итә.

Юлда – эш кайныйЮлда – эш кайный
Юлда – эш кайный

Башкортстанда асфальт-бетон заводлары эшли башлады. Юл хезмәткәрләре чокырларны кайнар асфальт белән ямауга кереште. Шушы көннәрдә юл хезмәткәрләре Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юнәлешендә барлыкка килгән чокырларны ямый. Бу юллардан бертуктамый авыр йөк машиналары да узып тора, бу да юл торышына нык тәэсир итә. Технологиягә килгәндә, гадәттәгечә чокыр урынын тигезләп кисеп, өрдереп әзерлиләр, аннары аңа кайнар асфальт салып тигезлиләр, катоклыйлар. «Башкиравтодор» җәмгыятенең Чакмагыштагы филиалы начальнигы Марат Тәлгать улы Мусин белән район үзәгендә юлларның торышы турында әңгәмәләшеп алдык. Бүгенге көндә өч бригада юлларны тәртипкә китерү буенча актив эшчәнлек алып бара. Аларның берсе – район үзәгендә. Рөстәм Хәкимов җитәкчелегендәге юлчылар бригадасы район урамнарында барлыкка килгән чокырларны ямау буенча эшне дәвам итә. Мастер Рузиль Ханмурзин бригадасы эшчеләре Кушнаренко – Чакмагыш – Бакалы юнәлешендә төзекләндерү айлыгы кысаларында баръерлы коймаларны буяп, тәртипкә китерә. Айнур Шәйхетдинов кул астындагы юл хезмәткәрләре тукталыш павильоннарын буйый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас