ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
19 Апреля 2023, 06:00

Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде

Дүшәмбе көнне район үзәгендәге “Гаилә” кинотеатрында “Башкорт җире чыганаклары» (“Истоки башкирской земли”) район театр тамашалары конкурсы узды. Конкурсның оештыручылары – муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге һәм Балалар иҗат үзәге.

Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштердеЧара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде


Чараны алып баручы Балалар иҗат йорты педагогы Динара Акчурина конкурста катнашучыларны сәламләп, конкурсның республикабыз гражданнарын башкорт халкының тарихи-мәдәни мирасының иң яхшы традицияләрендә тәрбияләү, укучыларны башкорт халкының тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү, халык гореф-гадәтләрен һәм җирлек традицияләре, халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү һәм укыту традицияләрен тергезү, туган телгә, тарихка, халык фольклорына кызыксыну уяту, музыкаль-эстетик зәвыкны үстерү, яшьләрнең рухи иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыру, иҗади коллективлар һәм аерым башкаручылар арасындагы элемтәләрне киңәйтү максатларында үткәрелүе хакында белдерде.
Конкурсның муниципаль этабында Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Аблай, Тозлыкуш, Рәҗәп урта мәктәпләре һәм Балалар иҗат үзәге катнашты. Чара программасын гадел жюри составы – Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Фларида Әнсаф кызы Сабитова, Айсылу Дамир кызы Такыянузова, Балалар иҗат үзәге методисты Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина, Балалар иҗат үзәге педагог-оештыручысы Айгөл Дамир кызы Гаскәрова бәһалады. Конкурсның нәтиҗәләре 20 апрельдә билгеле булачак.
Театр конкурсын Фларида Әнсаф кызы Сабитова җитәкчелегендәге Балалар иҗат үзәгенең “Күңелле петрушка” театр берләшмәсе – “Ут койрыклы төлке баласы” курчак театры ачты. Курчаклар ярдәмендә балалар янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен белмәү һәм үтәмәүнең нинди бәла-казага китерергә мөмкинлеген күрсәттеләр.
Икенче булып тамашачылар һәм жюри игътибарына Аблай урта мәктәбенең “Асылташлар” (“Жемчужины”) театр коллективы “Кар суына бару” (“Поход за талою водой”) тамашасын тәкъдим итте.
Эрегән кар суына бару – башкортлар арасында киң таралган йолаларның берсе. Гадәттә, йола яз көне – карлар эри, урамнар буйлап гөрләвекләр ага башлагач үткәрелә. Җир кардан ачылгач, яшь кызлар һәм киленнәр, җыр-биюләр белән эрегән кар суы артыннан баралар. Мондый су белән сабыйларны юганнар, самавырларда чәй кайнатканнар, битләрен, чәчләрен юганнар. Язгы ташкын вакытында эрегән кар суы иң чистасы дип саналган.
Аблай урта мәктәбенең Гөлфия Рәшит кызы Батыргәрәева җитәкчелегендәге театр коллективы бу йоланың әһәмияте һәм кар суының файдалы үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Әкияттә кунакта” (“В гостях у сказки”) театр коллективы исә башкорт милли мотивларына нигезләнгән “Курай турында легенда” (“Легенда о курае”) әкиятен сәхнәләштерде. Әкият сюжеты буенча төп герой гадәти булмаган яңгырашлы камыш таба һәм аннан музыка кораллы – курай ясый. Курай – тормыш, бәхет һәм ирек символы. Ул башкорт халкының милли уен коралына әверелә.
Гимназия укучылары исә җитәкчеләре Гөлназ Зафир кызы Габдулбасыйрова һәм Гөлшат Җәүдәт кызы Шәмсетдинова белән бергә үзләре иҗат икән “Тау буенда” сәхнә әсәреннән өзек күрсәттеләр. Әлеге сәхнә күренеше халык музыка уен коралларында уйнауны да, җыр-моң, биюләрне дә үз эченә алды.
Тозлыкуш урта мәктәбенең “Театр – тормыш ул” (“Театр – это жизнь”) театр коллективы балалары катнашлыгындагы (җитәкчесе Гүзәлия Хатыйп кызы Дәүләтшина) “Куянкай йорты” (“Заюшкина избушка”) әкиятен сәхнәләштерүе дә рольләрне осталык белән башкарулары һәм чагу костюмнары белән аерылып торды.
Соңгы конкурсантлар булып чыгыш ясаучы Рәҗәп урта мәктәбенең “Яшьлек” театр коллективы да (җитәкчесе Рәсимә Рәүф кызы Гарифуллина) “Курай турында легенда” (“Легенда о курае”) дип исемләнгән сәхнәләштерелгән күренешне тәкъдим итеп, образларны оста чагылдырдылар.
Гомумән әйткәндә, әлеге конкурс театр сәнгатен сөюче, җыр-моңга гашыйк булган балаларны берләштерде. Театр коллективларының гореф-гадәтләргә, җыр-биюләргә, чагу образларга бай чыгышларын күзәтеп, әлеге чарада без район мәктәп укучыларыбның никадәр талантлы булуына һәм аларның иҗади сәләтләренең үсүенә тагын бер кабат инандык. Аларның һәркайсы рольләрен күңелен биреп башкаруга, сәхнә әсәренең эчтәлеген, мәгънәсен тамашачыга һәм жюри әгъзаларына осталык белән җиткерү һәм ачып бирү өчен бар тырышлыгын, сәләтен салды.

Конкурс нәтиҗәләре белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Чара театр сәнгатен сөюче балаларны берләштерде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас