ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 апрель 2023, 05:35

Картлыкның да үз яме бар сокланып туялмаслык...

Шушы көннәрдә Көсәкәй авылында яшәүче Әнүзә әби 90нчы язын каршылады

Картлыкның да үз яме бар сокланып туялмаслык...Картлыкның да үз яме бар сокланып туялмаслык...
Картлыкның да үз яме бар сокланып туялмаслык...


Арабызда гасырлар аша үтеп, тормыш авырлыкларын кичергән очракта да киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган кешеләр яши. Бүген сезне, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, Көсәкәй авылында игелекле гомер кичерүче Әнүзә Хәмидулла кызы Шәйхиева белән таныштырып үтәм.
90 яшен тутыруына карамастан, Әнүзә әбинең зиһененә күз тимәсен: бар үткән гомерен хәтерли, чынлап та, сокланып туялмаслык.
Әнүзә Хәмидулла кызының тормыш юлы авыр сугыш елларында яшәгән меңләгән кешеләр тормышларына охшаш. Ул бар булган гомерен туган авылында кичерә. 1955 елда булачак гомер юлдашы – Өлфәт Садыйк улын очратып, матур тормыш коралар. Биш балага гомер биреп, аякка бастыралар. Кызганычка каршы, Ходай Тәгалә Өлфәт абыйга озын гомер бирми. Олы кызын югалту михнәтләрен дә кичерергә туры килә Әнүзә әбигә. Шуңа карамастан, ул бүген дә күңел көрлеген югалтмый. 11 оныгы, 18 туруны әбине сөю-хөрмәт белән уратып алган. Аларны сөю бәхетенә шатланып туялмый ул.
Гасыр яшьтәше диярлек булган әбине котларга Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов, Көсәкәй авылы клубы мөдире Рәсүл Сәйфуллин килде. Президентыбыз Владимир Путин, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның котлау хатларын, бүләкләр һәм чәчәк гөлләмәләрен юбиляр шатланып кабул итте.
Әнүзә әбине 90 яшьлек юбилее белән ихлас тәбрик итәбез. Аңа хәерле гомер кичереп, сау-сәламәт булып, оныклар, туруннар бәхетенә сөенеп, тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын!

Картлыкның да үз яме бар сокланып туялмаслык...
Картлыкның да үз яме бар сокланып туялмаслык...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас