ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
19 апрель 2023, 10:40

Ришат Төхвәтуллин никах туеннан истәлекле кадрлар белән уртаклашкан

Март аенда Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдә җырчы Алия Карачуринага тәкъдим ясавы турында сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.

Ришат Төхвәтуллин никах туеннан истәлекле кадрлар белән уртаклашканРишат Төхвәтуллин никах туеннан истәлекле кадрлар белән уртаклашкан
Ришат Төхвәтуллин никах туеннан истәлекле кадрлар белән уртаклашкан


Ниһаять, 7-8 ел очрашып йөргәннән соң, Ришат Төхвәтуллин белән сөйгәне Алия Карачурина ир белән хатын статусына ия булдылар. Шушы көннәрдә яшьләрнең никах туйлары гөрләгән.
Иртән үк Ришат сторислар төшереп, бу көннең алар өчен бик мөһим көн булуы, буйдак тормышының тәмамланып килүе турында тәэссоратларын уртаклашкан. Кичкә ул, виртуаль дусларын сөендереп, никахтан фото-видеолар да өстәгән.
– Сәлам, язылучыларым. Барыгызга да чын күңелебездән рәхмәт җиткерәсебез килә. Безнең бүген җаваплы көнебез – никахыбыз булды. Җылы теләкләрегез өчен һәрберегезгә зур рәхмәт, – дип сөйләгән Ришат социаль челтәрдә. Аңа кәләше Алия дә кушылган.
Алиянең сүзләренә караганда, яшьләр клубта танышкан булганнар һәм тәүге күз карашларыннан ук бер-берсенеке булуларын аңлаганнар.
Яшьләрне бәхетле көннәре белән без дә чын күңелебездән тәбриклибез.

Чыганак: Интертат.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас