+24 °С
Яңгыр


Анда Кушнаренко, Дүртөйле һәм безнең район велосипедчылары ярышты. Алар арасында Чакмагыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучы Радим Вил улы Хаҗиев җитәкчелегендәге “Шоссе юлларда велоспорт” бүлегеннән 13 бала катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны безнең спортчыларыбыз – үз категориясендә Виктория Асылова яулады. Икенче урынга Алмаз Газизов, Ләлә Шәйхетдинова, Руфина Сәлихова лаек булды, өченче урынны Ригнат Габделхаков алды.
Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Спортчыларыбызны ярышлар сезоны башлану белән котлыйбыз һәм артабан да югары нәтиҗәләргә, җиңүләргә ирешүләрен телибез.