+28 °С
Болытлы


Мәдәният хезмәткәрләре Рузилә Нәфыйкова, Альмира Әлмиева, Рузил Нәфыйков тирә-юньне тәртипкә китерүгә, матурлауга үз өлешләрен керттеләр. Авыл мәдәният йорты территориясендә зәвыклы һәм матур дизайн белән автомобиль тәгәрмәчләреннән чәчәкләр клумбалары ясалды. Өмә барышында Рузил шиннарны кисү белән шөгыльләнсә, бизәү һәм буяу эшләрен хатын-кызлар башкардылар.
Төзекләндерү эшләре, экологик өмәләр алдагы атналарда да дәвам итәчәк.