

Районыбыз элек-электән эшсөяр, уңган, булдыклы кешеләре белән данлы. Дистә еллар дәвамында сакланып килгән бу данны яшьләребез дә лаеклы дәвам итеп, һәрдаим раслый. Чакмагыш районы егетләре хезмәт иткән хәрби частьлардан аларның йортларына, якыннары-туганнары адресына Рәхмәт хатлары еш килә. Район үзәгендә гомер итүче Айдар Фаил улы һәм Рима Мират кызы Нурисламовларның йортына да килде шушы көннәрдә мондый шатлыклы хәбәр. Аларның улы Айнур үткән елның май аенда илнең хәрби көчләре составына чакырыла. Армиягә ул Чакмагыш гимназиясен яхшы билгеләргә тәмамлап, Уфаның ягулык-энергетика колледжында газ белән тәэмин итү буенча белгеч һөнәрен үзләштереп диплом алганнан соң китә. Айнур кече яшьтән тырышлыгы белән аерылып тора, йорт эшләрендә әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Мәктәптә укыган елларында ук спорт белән дус булып, аеруча хоккей уенын үз иткән егеткә хәрби көчләрдәге хезмәте дә авыр булып тоелмый. Тәүге айлардан ук үзе хезмәт иткән хәрби часть җитәкчелегенең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен, ихтирамын яулый райондашыбыз, башкаларга үрнәк булып тора. Аның командиры якыннарына юллаган хатта мондый юллар язылган: “Хөрмәтле Рима Мират кызы һәм Айдар Фаил улы! Сезнең улыгыз Айнур Айдар улы Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең иң яңа һәм заманча булган хәрби частьта – ремонт-тергезү (комплекслы ремонт) батальонында чакыру буенча хезмәт итә. Батальон җитәкчелеге безнең хәрби частьта хезмәтен намуслы һәм үрнәкле башкарган улыгызга лаеклы тәрбия биргәнегез өчен сезгә ихлас рәхмәт җиткерә һәм алдыгызда хөрмәт белән баш ия. Улыгыз киләчәктә дә Ватаныбызның лаеклы гражданины булачагына, сезгә кадәр-хөрмәт күрсәтәчәгенә иманыбыз камил. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлыклар һәм гаилә иминлеге телибез”. Без дә үз чиратыбызда Айнурга ныклы сәламәтлек, хәрби хезмәт вакытын уңышлы тәмамлап, туган якка кайтып, иң кадерле кешеләре белән шатлыклы күрешүләр куанычларын татырга, киләчәктә әти-әнисенең, туганнарының ныклы таянычы булып яшәргә насыйп булуын телибез