ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 апрель 2023, 09:15

Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр

Иртәләгән яз быел игенчеләрне басу эшләренә ашыктыра: карлар эреп бетеп, техникага яланнарга чыга алырга мөмкинлек ачылу белән барлык хуҗалыкларда да дым каплату, уҗым һәм күпъеллык үлән чәчүлекләрен тукландыру, чәчеләсе мәйданнарга алдан ашлама кертү башланды.

Бәрәкәтле туфракка төшсеннәрБәрәкәтле туфракка төшсеннәр
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр

Җирләре өлгереп җиткән “Заря”, “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары артыннан алгалылар да язгы культураларны чәчергә керештеләр. “Алга авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы эшчәннәре чәчүгә төшәрдән алдагы көннәрдә генә өр-яңа “Кировец-744” тракторына һәм шундый ук кызыл төстәге “Феат” чәчкеч комплексына ия булганнар. Аны тәҗрибәле механизаторлар Әнвәр Хәйретдинов белән Хәбиб Ханнанов хезмәтләндерә. Тәүге буразналарга чәчүне башлап җибәрүне дә нәкъ менә шушы яңа агрегатка тапшырулары да символик мәгънәгә ия: яңа техника яңа казанышларга юл ачсын, муллык-бәрәкәт китерсен. Чәчүгә керешер алдыннан тәүге буразна йоласы да үтәлде. Таскаклы авылының хөрмәтле аксакаллары – яшьлекләрендә шушы басуларда ал-ял белми эшләгән Риф Нәбиев, Рәфис Галәветдинов, Өлфәт Кәримов, Радик Маннанов ихлас теләкләр белән дога кылып, игенчеләргә фатиха бирделәр. Бригадир Самат Әнһәр улы Хәбибуллин, игеннәр ишелеп уңсын, дип, буразналар өстендә йомыркалар тәгәрәтте. Чарада катнашкан муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Рөстәм Ришат улы Зәйдуллин, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннанов, баш инженер Илдар Гәрәев, баш агроном Фәнил Маннанов та изге теләкләрен җиткерде. Басу өстенә шат гөрелте җәеп, өр-яңа “Кировец” тракторы күпереп торган кара туфракка борчак орлыкларын күмдерергә кереште. Тәүге көнне үк, көн кичкә авышуга карамастан, бу культураны 40 гектардан артык мәйданда чәчеп тә чыгарга өлгерделәр. Гербицид белән яхшылап эшкәртелгән орлыкны “ГАЗ-САЗ” автомашинасында Марсель Мохтаров вакытында ташып өлгертеп тора. Алгалыларның тагын ике – “ДжонДир” чәчкеч комплекслары Сыйрышбаш һәм Чуртанбаш авыллары арасындагы калку басуларда эшли. Данил Сәхәбин белән Рамил Камалетдинов хезмәтләндергән тәүгесе 100 гектар мәйданда арпа чәчеп чыкса, Камил Галиев идарә иткәне 40 гектарда берьеллык үлән орлыкларын бәрәкәтле туфракка күмдергән иде. Чәчү орлыгын ташып торучы Илсур Гадиевның да сөенече йөзенә үк чыккан: туган як кырларында тагын хезмәт шавы, анда аның да лаеклы өлеше бар. Безнең эшче төркем кайтыр якка юнәлгәндә Кәшәк авылы янәшәсендәге басуда туфрак эшкәртү белән мәшгуль Илсур Килмәмәтов янында да тукталып үтте. Үзенә беркетелгән “Т-150” тракторына тагылган дискылау агрегаты ярдәмендә ул бу көнгә 150 гектардан артык туфракны чәчәргә әзерләп чыгарга өлгергән иде. Бәрәкәтле туфракка изге өметләр баглап күмдерелгән орлыклар тигез шытым бирсен, һава шартлары уңай килеп, игенчеләргә бөтен технологик чараларны үзвакытында башкарып, мул уңыш үстереп, аны югалтуларсыз җыеп алырга да насыйп булсын, дибез.

Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас