ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
20 апрель 2023, 09:55

Басу түрен сәхнә итеп

Район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкчелек иткән  “Чаткылар” агитбригадасы хезмәткәрләре 18 апрель көнне “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы игенчеләренең төшке аш вакытын бай эчтәлекле программалы җыр-бию белән бизәсә, 19ында алар “Заря” кооператив-колхозы басуларында ару-талу белми  тырыш хезмәт салган игенчеләргә тагын да матуррак эчтәлекле программа күрсәттеләр.

Басу түрен сәхнә итепБасу түрен сәхнә итеп
Басу түрен сәхнә итеп

 

         “Чаткылар” агитбригадасы килгәндә “Заря” уңганнары төшке аш белән мәшгуль иде. Хисапчы Илшат Шәрипов  басу батырларына кайнар аш бүлгән арада агитбригада әгъзалары чыгышы башланды. Альберт Арсланов башкаруындагы җыр игенчеләргә дан булып барып иреште.  Мәдәният йорты хезмәткәрләренең җырлы-биюле күчтәнәчләрен “Джон Дир” да арпа чәчкән Мәсгуть Зыякаевка , чәчкеч бункерына орлыклар төяп торучы БАТК студентлары Илгиз Мансуров һәм Илмир Әхмәдиевка “JCB”  төягечен хезмәтләндерүче Илнур Кәримовка, “КамАЗ” машиналарында  да орлык ташып торучы  Ирек Латыйпов белән Вадим Ихсановка багышланды...

         Җиң сызганып тырышып эшләп,

         Яулап алып зур уңыш,

         Булып тугры вәгъдәгезгә

         Үтәлсен изге бурыч.

“Асылъяр” халык биюләр ансамбле солисткасы Гөлшат Галләмова “Бөрҗән кызлары биюе”н башкарды.

          Авыл тормышын, техника төрләрен үзләренең тугры аты итеп сайлаганнар, җир эшен яратканнар гына колхозда эшли торгандыр. Шушы уңганнарга мәдхия булып Гөлназ Сәлимова белән Рузил Гафаров башкаруындагы “Авылкаем” җыры яңгырады. Чираттагы концерт номеры авыр эштә чыныккан, ал-ял белми эшләгән тынгысыз җаннарга хөрмәт булып барып иреште. Руден Бәдретдинов башкаруында  халык көйләренә тезмә яңгыраса, Резида Әхмәтова белән Рәсим Батыргәрәев башкаруында мари биюе игенчеләргә тагын да ныграк дәртләнеп эшләргә көч бирде. Тамак ялгап алган басу батырлары, җыр-биюләрдән тагын да ныграк дәртләнеп алдынгылык өчен тырышыр. Рузил Гафаровның “Авылым” җыры игенчеләрне гармунлы яшь чакларына алып кайткандыр. Көч-дәрт өстәп, аруларны оныттырып Гөлназ Габсалихова башкаруындагы бию дә механизаторларга дәрт-дәрман өстәде.

         Хөрмәтле игенчеләргә исән-имин язгы кыр эшләрен башкарып – орлыкларны буразналарга салып, чәчелгән игеннәрдән мул уңыш җыеп алуга ирешүләрен теләп Гөлназ Сәлимова белән Рузил Гафаров “Җырым бул син” җырын яңгыраты.

Язгы җилләр, йомшак назлы җилләр

Чәчләремнән сөеп торганда

Алмагачлар, көләч алмагачлар

Ал чәчәктән чатыр корганда

Канатланып очар кошлар кебек

Дулкынлана, күңелем, ярсына.

Ахры шунда һәрчак кошлар кебек

Җырлап чыгам язлар каршына.

         Киң яланнарга җиң сызганып эшкә чыккан егетләргә елларның уңдырышлы килүен, кырларның тулы башаклардан шаулап торуын телибез.

Басу түрен сәхнә итеп
Басу түрен сәхнә итеп
Басу түрен сәхнә итеп
Басу түрен сәхнә итеп
Басу түрен сәхнә итеп
Басу түрен сәхнә итеп
Басу түрен сәхнә итеп
Басу түрен сәхнә итеп
Басу түрен сәхнә итеп
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас