

“Карга боткасы” йоласы – татар халкының борынгыдан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе. Элеккеләрнең язның ничек килгәнен
белмәгән. Ямьле, матур язны жылы яклардан каргалар алып килә
дип уйлаганнар. Чөнки яз март азакларында, каргалар кайтканда үз көченә керә бит. Шуның өчен карлар эреп, ташулар кайткач, кырларда жир ачыла башлагач, зурлап, ашлык күп булсын дигән ышаныч-юраулар белән
бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бәйрәмгә Советлар Союзы Герое Габдрахман Хәким улы Латыйпов
исемендоге Иске Бәшир урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары
чакырылды. Чара барышында “Оядагы кошчыклар”, “Кошлар базары”, “Табигатькә сәяхәт”, “Туган якның кошлары”, табышмаклар уены, “Кызыклы кошлар дөньясы” уеннары үткәрелде.
Шау-шулы күңел ачудан соң барысы да, учакта пешкән тәмле карга боткасы белән сыйланды. Азактан, канатлы дусларын ботка белән сыйлауны оештырдылар. Жирдән муллык, күктән янгыр, кояштан жылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык һәм илдә тынычлык булсын дигән матур теләкләр теләнде. Шушындый күңелле һәм матур байрамнәрне ешрак үткәрүне традициягә әйләндереп, ел саен оештырырга кирәк, дигән фикергә килдек һәм моның белән һәркайсы ризалашты.