Җәмгыятебезнең киләчәге бүген мәктәптә укучы егет һәм кызларның гражданлык сыйфатларына, чын патриотлар булып үсүенә бәйле. Мәгълүм булганча, укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү – тәрбия процессы алдына куелган төп максатларның берсе. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне укытучы үти. Укытучы – ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча,укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Безнең Аблай урта мәктәбендә дә укучыларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә укытучылар тарафыннан күпкырлы эшләр оештырыла. Үз илеңнең чын патриотын тәрбияләү өчен укучыларны ил, республика, туган район, авыл тарихын өйрәнүгә җәлеп итү зарур. Укучыларга таныш урыннар, кешеләр турында сөйләү, аңлату тәрбия эшен үтемлерәк, нәтиҗәлерәк итә. Кечкенә җирдә зур җир сыйфатларын күрә белергә өйрәтү – иң мөһим бурыч. Хәзерге шартларда укучыларга патриотик тәрбия бирү, аларда гражданлык бурычы үтәү, кирәк булганда Ватанны сакларга әзер тору хисе тәрбияләү бик мөһим. Бу юнәлештәге эштә туган як тарихын, күренекле кешеләрнең тормыш юлын өйрәнеп, яшь буынны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү – нәтиҗәле алым. Сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алу кичәләре мәктәбебездәге барлык сыйныф укучылары катнашлыгында уза. Күптән түгел мәктәп укучылары Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз белән очраштылар. Укучылар Украинада булган солдатларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, кулдан открыткалар, бүләкләр ясап, тоташ районыбызда оештырылган акциягә кушылдылар. Волонтер отрядында торган укучылар ел әйләнәсенә яу кырларында, чит җирләрдә баш салган авылдашларыбыз хөрмәтенә авылыбыз уртасына урнаштырылган һәйкәл-обелискны тәртиптә тотуда катнашалар. Һәр ел февраль мәктәбебездә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы итеп билгеләп үтелә. Шушы айлык кысаларында мәктәбебездә ел саен Әфганстанда, Чечен Республикасында һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз белән очрашу-кичәләр, спорт уеннары, бәйгеләр оештырыла. Мондый очрашулар чынбарлыкны дөрес күзалларга, авырлыклардан курыкмаска, хәрби антка һәрвакыт тугры калырга, туган җиреңне, Ватаныңны яратырга кирәклеген аңларга ярдәм итә, яшь буынга физик яктан чыныккан һәм сәламәт булырга кирәклеген өйрәтә. Безнең мәктәптә экспонатларга ифрат бай музей эшләп килә. “Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында” дигән бүлектә ветераннарыбыз турында мәгълүматлар, тыл ветераннарына багышланган альбомнар, ”Хәтер китабы”, солдат хатлары, фотокарточкалар, ветераннарның шәхси әйберләре саклана. Бу материаллар – укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур таяныч. Музей материаллары, экспонатлар дәресләрдә, класс сәгатьләрендә һәм төрле кичәләр үткәрү өчен файдаланыла. Тәрбия өлкәсендә мондый файдалы, нәтиҗәле чаралар куллану матур нәтиҗәләрен дә бирә. Безнең авыл җирлегендә туып үскән егетләребез хәрби хезмәттә дә үзләрен сынатмыйлар, бу турыда командирларыннан әти-әниләренә, туганнарына килгән мактау хатлары раслап тора. Иң куанычлысы – безнең мәктәпне тәмамлаган, илебезнең киләчәге булган егет-кызларыбыз арасында хокук бозучылар, “кыек юлга” кереп китүчеләр булмавы безне сөендерә.