ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
21 апрель 2023, 08:40

Бүген – Җирле үзидарә көне

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан кичә район мәдәният йортында тантаналы чара узды.

Бүген – Җирле үзидарә көнеБүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне

Бу көнне биредә бүгенге көндә җаваплы вазыйфаларын армый-талмый башкаручылар белән беррәттән төрле елларда фидакарьлек өлгеләре күрсәткән хөрмәтле ветераннар хөрмәтләнде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләү чыгышында залда утырган муниципаль хезмәткәрләрне, район Советы депутатларын, авыл биләмәләре башлыкларын һәм вазыйфа кешеләрен, хөрмәтле ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрик итеп, һәммәсенә дә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Тармакның алдынгы хезмәткәрләре һәм ветераннары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тантаналы өлештән соң район мәдәният йорты, җирле үзидарә хезмәткәрләре, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны матур концерт номерлары белән сөендерде.

Бу хакта тулырак – гәзитебезнең киләсе санында.

Бүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне
Бүген – Җирле үзидарә көне
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас