+24 °С
Яңгыр


Ураза гаете белән бер- берсен ихлас тәбрикләп, ай дәвамында ураза тотканнар да, төрле сәбәпләр белән моны үти алмаганнары да иртәнге намазга басты. Аны имам Әхәт хәзрәт Шәйхетдинов башлап җибәргәнче Артур Нигьмәтуллин азан әйтте. Намаздан соң изге теләкләр яңгырады, хәер-сәдака өләшенде. Аларның бер өлеше мохтаҗларга таратырга бүленде. Күңелләрен сафландырып, бәйрәмдә катнашучылар изге теләкләр белән йортларына таралышты.