ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
22 апрель 2023, 10:30

Хәрби бурычын үтәүче якташыбызның әнисе: «Телефон аша улым белән көн дә хәбәрләшеп торам”

Бала – бәгырь җимеше, дип юкка әйтмиләр. Һәркем өчен үз баласы — иң әйбәте, иң акыллысы.

Хәрби бурычын үтәүче якташыбызның әнисе: «Телефон аша улым белән көн дә хәбәрләшеп торам”Хәрби бурычын үтәүче якташыбызның әнисе: «Телефон аша улым белән көн дә хәбәрләшеп торам”
Хәрби бурычын үтәүче якташыбызның әнисе: «Телефон аша улым белән көн дә хәбәрләшеп торам”

 

21 сентябрь көнне Президентыбыз Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан иткән иде. Республика шәһәр һәм районнарыннан меңләгән егетебез повестка алып, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылды. Алар арасында безнең район вәкилләре дә бар.
Аблай авылында яшәүче Гайсиннар гаиләсе дә төпчек улларын махсус хәрби операциягә озата. Бу турыда Люзия Хәләф кызы белән әңгәмәләшеп алдык. Без шалтыратканла Люзия ханым басу батырларына төшке аш илтәргә ашыга иде. Шул сәбәпле вакытын озакка алмаска тырыштык.
“Телефоннан газиз балам белән көн дә аралашып торам, ләкин күңелдә борчылу хисе. “Көяләнмә, әни, борчылырга урын юк”,– дип тынычландыра ул мине. Улым һөнәре буенча – пешекче. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага сәүдә һәм икътисад техникумына укырга керде. Бүгенге көндә ул Украинада махсус хәрби операция барган территориядә һөнәре буенча намуслы хезмәт сала.”
Шамил (исеме үзгәртелде) гаиләдә – төпчек бала. Ике абыйсы инде үз тормышларын корып, Люзия ханыма ике онык бүләк иткән. Кечкенәдән кул астына кереп, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле бала булып үсә Шамил. Әтисе Рамил Әмир улының уң кулы була. Гаилә башлыгы – крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Агымдагы елның 1 февраль көнендә Шамил хәрби операция зонасына киткән мобилизацияләнгән егетләрнең беренче партиясе белән 14 көнлек отпускка кайта. Кыска гына вакыт эчендә Ватанны саклаучыбыз яратып йөргән кызы Регинага (исеме үзгәртелде) өйләнә. Араларында булган мәхәббәт дулкыннары Шамилгә хәрби бурычын үтәргә тагын да көч бирә.
Язмам героеның әнисе Люзия апа инде 37 ел авыл медпунктында фельдшер булып эшли. Аны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юк. “Алты айдан соң улымны тагын ялга кайтыр, дип түземсезлек белән көтәбез. Тизрәк туктасын иде бу бәрелешләр. Ватаны саклаучы егетләребезне, газиз улларыбызны фәрештәләр саклап йөртсен”, – ди ул.

Хәрби бурычын үтәүче якташыбызның әнисе: «Телефон аша улым белән көн дә хәбәрләшеп торам”
Хәрби бурычын үтәүче якташыбызның әнисе: «Телефон аша улым белән көн дә хәбәрләшеп торам”
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас