

Әлеге эш барышы белән муниципаль район башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова да танышты. Район җитәкчесе бу игелекле эшне башкару өчен нәрсәләр җитмәве, нәрсә белән ярдәм итәргә кирәклеге белән кызыксынды һәм мондый япмаларның егетләребез өчен бик мөһим булуын, райондашларыбызның бик тә саваплы һәм изге эш башкаруларын билгеләде.
Районыбыздан 3 кеше Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Өлфәт кызы Зиннәтуллина, Яшьләр үзәгеннән Ирина Хәбиб кызы Мансурова һәм Балалар иҗат үзәгеннән Альбина Рәдиф кызы Гыйльметдинова башкалабызга барып, маскировкалау челтәрләрен үрергә өйрәнеп кайттылар.
“Бу эшкә без Уфада тиз арада өйрәнеп кайттык һәм үзебез белән бер челтәрлек материал да алып кайттык. Мәктәбебезнең хезмәт дәресендә укытучы безгә үрү станогын ясап бирү белән без күмәкләп әлеге эшкә керештек. Кызлар да маскировкалау челтәрен үрүгә бик тиз өйрәнделәр, аларның һәр кайсы яугирләребезгә файда китерү теләге, җиңүне якынлаштыру өчен үз өлешен кертергә ашыга”, – дип сөйләп үтте укытучыларны үрү эшенә өйрәтүче Эльмира Өлфәт кызы.
Эш вакытыннан соң биредә маскировкалау челтәрләрен үрү өчен җыелучы укытучылар да илебез сагында торучы егетләребезгә ярдәм итү теләге белән берләшүләрен һәм аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуларын белдерделәр. Алар күңел һәм йөрәк җылысын кушып, буш вакытларын шушы эшкә багышлап үткәрә.
Барлык битараф булмаган райондашларыбызны әлеге изге эштә ярдәм итәргә чакырабыз. Маскировкалау челтәрләрен үрүдә ярдәм итәргә теләүчеләр урындагы волонтерлар штабына 8(34796) 3-12-63 телефон саннары буенча мөрәҗәгать итә ала.