ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Новости
26 Апреля 2023, 10:15

Бу көннәр мәңгегә хәтердә

Муниципаль район хакимияте башлыгы Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы райондашлар белән очрашты

Бу көннәр мәңгегә хәтердәБу көннәр мәңгегә хәтердә
Бу көннәр мәңгегә хәтердә


26 апрельдә Русиядә дөнья тарихындагы иң куркыныч даталарның берсен – Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәткә 37 ел тулуны билгеләп үттеләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр баганасы күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында чакмагышлылар да була. Бүгенге көндә районда Чернобыль энергоблогы авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ун кеше яши.
Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт нәиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алу көнендә районыбызның Тарихи һәм туган якны өйрәнү музеенда чара үткәрү күркәм традициягә әйләнде.
“Шул ерак елларда Чернобыльда булган хөрмәтле якташларыбыз, сезнең гомерегезне һәм саулыгыгызны куркыныч астына куеп кылган батырлыгыгыз бәяләп бетергесез. Бүгенге көндә безнең районда Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның бердәм һәм дус булуы сөнечле. Сезгә батырлыгыгыз өчен рәхмәт. Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, тыныч булсын!” – диде үз чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Чара барышында Чакмагыш районында Чернобыль ветераннары оешмасы җитәкчесе, хезмәт ветераны Ринат Әмирҗан улы Миһранов, Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы райондашыбыз Альберт Сабир улы Явишев фаҗига турында сөйләделәр, истәлекле вакыйгалар белән уртаклашып, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Марис Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, “Чернобыль дәверенең сагышлы һәйкәле” дип аталган китап җыентыгы авторы Рәзифә Гали кызы Сәхапова: “Чернобыль атом электростанциясе фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар саны елдан-ел сирәгәя бара. Атомның кешелеккә нинди зур куркыныч китергәнен үз күзләре белән күргән шаһитлар саны ел саен кими. Сез булмасагыз, бу һәлакәт турында кем сөйләр?” – дип, үз чыгышында фаҗига турында тәфсилләп сөйләде, һәлакәт урынынада булган райондашларга рәхмәт сүзләре җиткереп, аларга исәнлек-саулык, тазалык, озын гомер теләде.
Чернобыль атом электр станциясендәге булган фаҗига вакытында һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар.
Сөйләшү җылы атмосферада барды, һәркемнең күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Чара ахырында район мәдәният йорты хезмәткәрләре чернобыльчеләр хөрмәтенә матур концерт белән чыгыш ясады.
Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын, башкача мондый фаҗигаләр күрергә язмасын.

Бу көннәр мәңгегә хәтердә
Бу көннәр мәңгегә хәтердә
Бу көннәр мәңгегә хәтердә
Бу көннәр мәңгегә хәтердә
Бу көннәр мәңгегә хәтердә
Бу көннәр мәңгегә хәтердә
Бу көннәр мәңгегә хәтердә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас