

“Укытучы үзе укыган, үзе өйрәнгән вакытта гына укыта. Укудан туктаса, ул укытучы буларак яшәүдән туктый. Дөнья бер урында гына тормый – ул үсештә, үзгәрештә һәм, билгеле инде, педагогика да даими яңаруга, үзгәрүгә дучар”, – Константин Ушинскийның әлеге сүзләре бүгенге көндә дә актуаль. Укытучы һөнәре даими рәвештә белемнәрне яңартып торуны, заманча нәтиҗәле технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итә. Аларның барысына да бары тик өзлексез укыганда, квалификацияне күтәрү юнәлешендә эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.
Русия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Укытучы һәм остаз елына безнең районда да старт бирелде. 25 апрель көнне гимназиядә “Остазлык: актуаль практикларны презентацияләү” дип аталган район методик семинары үткәрелде. Анда район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, мәгариф бүлегенең методик хезмәт мөдире Айсылу Фларит кызы Әхмәтшина, гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, укытучылар катнашты.
“Ел әйләнәсендә педагогик хезмәткәрләрнең, укытучыларның аерым статусын тану буена эш алып барачакбыз. Бу юнәлештә аерым план төзелде, төрле чаралар, конкурслар, педагогик хезмәт ветераннары белән очрашулар, төрле файдалы һәм кызыклы кичәләр үкәрү планлаштырыла. Укытучы һәм остаз елы үз нәтиҗәсен бирер, дип ышанам,” – диде район мәгариф бүлеге началҗнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова.
Җәмгыять укытучыларга һәрвакыт югары таләпләр куя һәм куячак. Башкаларны өйрәтү, укыту өчен төпле белем һәм энергия таләп ителә. Укытучыга үз предметын, аны укыту методикасын белү генә аз, ул җәмгыять тормышы белән бер адымда атлап барырга тиеш.
Семинар барышында тәҗрибәле педагоглар һәм яшь укытучылар “Укытучы – укытучы”, “Остаз – сыйныф җитәкчесе”, “ Укытучы – укучы” эшчәнлек формаларында катнашып, актуаль методик мәсьәләләр буенча фикер алышты, төрле викторина, уеннар аша тәҗрибә уртаклашты.
Гимназия җитәкчелеге семинарны оештырып үткәрүдә педагог-остаз, куратор Эльвира Илфар кызы Кәбировага иҗади караш, югары һөнәри дәрәҗә өчен рәхмәт җиткерде.
Ел дәвамында районыбызда Педагог һәм остаз елы кысаларында күп төрле чаралар үтәчәк әле. Иң мөһиме – барлык матур сыйфатларны да үзенә туплаган укытучы һөнәренә игътибар артыр, аларның дәрәҗәсе тагын да күтәрелер.