ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 апрель 2023, 10:35

Бөек шагыйрьгә багышлап

Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары шигъриятне һәм театр сәнгатен бердәй якын күрә

Бөек шагыйрьгә багышлапБөек шагыйрьгә багышлап
Бөек шагыйрьгә багышлап


Апрель – Тукай ае. Апрельдә ул туган. Апрельдә ул бу дөньядан киткән…
Иҗади эшчәнлеге сигез генә ел дәвам итсә дә, аны исән чагында ук бөек шагыйрь буларак таныганнар. Г.Тукай татар халкының символы булып тора. Ул – татар шигъри телен булдыручы, татар публицистикасына нигез салучы. Журналистика, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбиятын үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес.
Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбендә һәр елны Г.Тукай иҗатына багышланган шигърият кичәләре, ачык дәресләр, әдәби чаралар үтеп тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре бөек шагыйрьнең «Туган тел» җыры белән башланып китә. Укучылар зур кызыксыну белән « Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен укый.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Һ. Вяселева җитәкчелегендә эшләп килүче «Пәрдә ачылганда» театр түгәрәгендә шөгыльләнүче бишенче класс укучылары быел «Кәҗә белән сарык» әкиятен сәхнәләштерде. Бишенчеләр әкрен генә үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнә. Инде матур, тату артистлар коллективы тупланды.
XI Бөтенруссия «Тукай моңнары» шигърият конкурсында яшь артистларыбызның чыгышын, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, жюри рәисе Мәхмүт Фәтыйхов югары бәһалады.
Моннан тыш коллектив Башкортстанда үткәрелгән «Древо Мира» конкурсында катнашып, I Дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Тукай оныклары бөек шагыйрьнен исемен мәңгеләштерә. Унышлар сезгә, укучылар!

Автор:Ләйсән Вяселева, Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас