ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 апрель 2023, 09:30

Башкалада мобиль пунктлар эшли

Тоташ илдәге кебек үк, республикабыз башкаласы Уфада да Русия Федерациясенең Кораллы Көчләренә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктларының эшчәнлеге дәвам итә.

Башкалада мобиль пунктлар эшлиБашкалада мобиль пунктлар эшли
Башкалада мобиль пунктлар эшли

 Башкалада мондый мобиль пунктлар “Центральный” һәм “Мир” сәүдә комплекслары янында урнашкан. Алар ил сакчылары сафын тулыландырырга ниятләгән якташларны 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Аларда хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре һәм волонтерлар контракт буенча хезмәт турындагы сораулар белән мөрәҗәгәть итүчеләргә кабул итү шартлары һәм тәртибен, моның өчен таләп ителгән документлар, акчалата түләүләр, социаль гарантияләр, льгота-ташламалар турында җентекле мәгълүмат җиткереп, аныклап аңлаталар, буклетлар тапшырала.
Шулай ук мәгълүматны 122 телефон саннарын җыеп Менделеева урамындагы 221нче йортта урнашкан хәрби хезмәткә сайлап алу пунктыннан да алып була.

Автор:
Читайте нас