ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 апрель 2023, 06:20

Башкалабыз Уфага бушлай сәяхәт

Бүген, 27 апрельдә, район үзәгендәге беренче урта мәктәптән һәм гимназиядән укуда, спортта, җәмгыять һәм мәктәп тормышында иң актив 45 укучы “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе ” милли проекты кысалаларында башкала буенча ике көнлек турга юлландылар.

Башкалабыз Уфага бушлай сәяхәтБашкалабыз Уфага бушлай сәяхәт
Башкалабыз Уфага бушлай сәяхәт

 Алар белән шәһәрнең тарихи һәм истәлекле урыннары буенча экскурсия планлаштырылган. Туроператор балаларның яшәвен һәм кайнар туклануын, шулай ук проектта катнашучыларның хәвефсезлек чараларын тәэмин итә.
Мәктәп укучыларын муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәм әти-әниләре хәерле юллар, күңелле сәфәр теләп, озатып калды.

Бу хактагы тулырак мәгълумат белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Башкалабыз Уфага бушлай сәяхәт
Башкалабыз Уфага бушлай сәяхәт
Башкалабыз Уфага бушлай сәяхәт
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас