

Биредәге басуларны без идарә рәисе, Салават Юлаев ордены кавалеры Рәсүл Гата улы Фәйрүзов белән карап, эшләр барышы белән танышып чыктык. Дүшәмбе, 24 апрельгә, безнең эшче төркем килгәндә чәчүлек мәйданнарының яртысына диярлек планлаштырылган язгы культуралар урнаштырылып беткән иде инде. Барлык билгеләнгән чәчүлек мәйданнарында дым каплатылган, аерым культуралар чәчеләсе басуларның туфрагы яхшылап эшкәртелеп, минераль ашламалар кертү тәмамлану алдында иде. Ә “Джон Дир” һәм “Кировец-744” тракторына тагылган “Феат” чәчкеч комплекслары эшне берьюлы алып баралар. Басу иңләп килгән “Джон Дир” Фәнис Әмирханов. Чәчү-2023: матбугат үзәге хәбәр итә чәчкеч комплексына Илнур Миңнекәев идарә итә. Бу көнгә ул 224 гектарда бодай чәчүне тәмамлап, арпа басуына күчкән иде. Без аны әлеге басуның 20 гектарын чәчеп бетергән мәлдә тап итеп, фоторәсемгә төшереп алдык. Аңа орлыкны “КамАЗ” автомашинасында Иршат Хәмәтдинов ташып тора, ашламаны Илдар Галимханов аерым китерә. Әйткәндәй , Илдар һәм тагын бер уңган механизатор Фидус Нәбиев чәчелгән мәйданнарны кәтүкләп тыгызлап та чыгалар әле. Арырак басуда “К-744” тракторына тагылган “Феат” чәчкечендә Айнур Әһәлетдиновны берьеллык үлән чәчкән мәлендә тап иттек. Ул арада Азат Әһәлетдинов “КамАЗ” машинасында орлык китереп җиткерде һәм аңы чәчкеч бункерына төйи дә башладылар. Бу көнгә Айнур 60 гектарда чәчергә өлгергән иде. Үзенә беркетелгән “АНТ” тракторында интернационалчы яугир, шулай ук булдыклы механизатор Ирек Бохаров чәчкечләр тагып, басуга алдан ашлама кертү белән мәшгуль иде, ашламаны “ГАЗ-САЗ” автомашинасында Рәүф Фәтыйхов ташып тора. “Т-150” тракторына тагылган “БДМ” агрегатын хезмәтләндереп, Фәндәвис Мирзаянов байтак күләмдә туфракны чәчүгә әзерләп чыгарга өлгергән. Һәр участокта хезмәт күтәренкелеге күзгә ташланып тора. Хуҗалыкның баш белгечләре – баш инженер Илдар Миңлегалиев белән баш зоотехник Илдар Төхбәтуллин да басуларда даими булып, чәчү эшләренең үзвакытында яхшы сыйфатлы башкарылуын контрольдә тоталар, кирәк булганда – вак төзексезлекләрне оператив хәл итеп, эштә өзеклекләргә юл куймыйлар. – Чәчүне тиешле вакытында тәмамлар өчен барлык шартлар да бар, – диде идарә рәисе Рәсүл Фәйрүзов. –Егетләр дә, күреп торасыз, сыната торганнардан түгелләр, олы җаваплылык хисен тоеп, булсынга дип эшлиләр. “Победа” басуларыннан кайтыр якка кузгалганда тагын бер тапкыр кызу эш барган яланнарга күз ташладым. Офыкларга кадәр сузылган иркен кырлар өстендә техника гөрелтесе белән сабантургайлар җыры, бергә кушылып, нәфис симфония кебек яңгырый. Булсынга дип җиң сызганган игенчеләр исә, һава шартларының уңай торуыннан файдаланып, һәр көнне эшне күбрәк мәйданнарда башкарырга тырыша. Аларга уңышлар юлдаш булсын, дигән теләкләр юллыйбыз.