ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
28 апрель 2023, 07:35

Башкорт батальоны Уфадан хәрби берләшү урынына юл тотты

26 апрельдә Уфаның Совет мәйданында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм республика җитәкчеләре дүртенче башкорт ирекле батальонын хәрби оештыру – слаживание урынына озату тантанасында катнаштылар.

Башкорт батальоны Уфадан хәрби берләшү урынына юл тоттыБашкорт батальоны Уфадан хәрби берләшү урынына юл тотты
Башкорт батальоны Уфадан хәрби берләшү урынына юл тотты

Ул Бөек Ватан сугышының легендар герое, совет партизаны һәм данлыклы разведчик Даян Баян улы Мурзин исемен йөртә. Даян Баян улы Мурзин Башкортостан Республикасында туган Бөек Ватан сугышының легендар герое, Чехословакиянең югары орденнары Герое һәм кавалеры, 16 шәһәрнең мактаулы гражданины.
Батальон республикада формалашкан беренче башкорт мотоукчылар полкы подразделениесе булачак. Исегезгә төшерәбез, 2023 ел башында хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операция бурычларын үтәүче ватандашларыбызга ярдәм итү өчен подразделениеләр төзү инициативасы белән чыкты. Отставкадагы полковник Борис Гордеев һәм хәрби ветеран Илдар Зәйнетдин Даян Мурзин исемендәге һәм «Төньяк амурлары» батальоннарына үз иреге белән хезмәт итәргә теләүчеләрне җыю турында, ә махсус хәрби операциядә катнашучы Илгиз Солтанморатов «Ватан» отрядына кабул итү турында игълан иттеләр. Аларга яңа подразделениеләр сафларына керергә теләгән йөзләрчә кеше мөрәҗәгать итте. Аларның күпчелеге армиядә хезмәт иткән, хәрби тәҗрибәгә ия. Радий Хәбиров бу инициативаларны хуплады һәм Башкортстан батальоннарын исемле мотоукчылар полкының зур подразделениесенә берләштерергә тәкъдим итте. Республика яугирләрне экипировка, техника һәм җиһазлар белән тәэмин итте. Башкортстаннан киткән яугирләр шулай ук хезмәтнең һәр ярты елы өчен 200 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча һәм тәүлеклек акча (суточныйлар) алачак.

Мәгълумат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас