

Районыбызда шигърият сөючеләр, күңелләрендә туган ягының гүзәллегенә сөю һәм мәхәббәт хис-тойгылары йөрткән илаһи затлар шактый күп. Алар иҗат иткән әсәрләрдә туган төбәге – Чакмагышына булган иң изге, самими мөнәсәбәтләре тасвир ителгән. Аларда шулай ук бу төбәкнең иң кадерле байлыгын ─ эшсөяр, уңган һәм иҗатка гашыйк халкын хөрмәтләү олылау, мактау һәм данлау чагылыш таба.
Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә “Иҗат канатларында” дип аталган әдәби очрашу булды. Районыбызның күренекле каләм тибрәтүчеләре Башкорстан Республикасы Язучылар берлегенең татар телле әдипләр берләшмәсенең күчмә утырышына җыелды.
Чарада Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе рәисе Руслан Флүр улы Сөләйманов, “Тулпар” журналының баш мөхәррире урынбасары, БДУ доценты, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Илдус Камил улы Фазлетдинов, “Тулпар” журналының шигърият бүлеге мөхәррире, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Мөнир Мәхмүт улы Вафин, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, БР атказаган матбугат һәм киңүләм мәгълүмат хезмәткәре, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты Дилбәр Данис кызы Булатова, «Игенче» гәзите мөхәррире, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Фәнис Фидан улы Әмирханов катнашты.
Чара ике юнәлештә барды. Аның төп максаты – яңа каләм тибрәтүчеләр белән танышу, алар тәкъдим иткән кулъязма җыентыкларны секцияләргә бүленеп, җентекләп тикшерү. Башкортстан Республикасы язучылар берлеге каршындагы татар язучылары берләшмәсе карамагына безнең якташларыбыз Рәсимә Ильясова, Резеда Шакирова, Люция Әблиева, Рәмзия Шәрәфетдинова, Земфир Әхъяров берничә кулъязма җыентыкларын тәкъдим итте һәм аларга чараның беренче өлешендә бәһа бирелде.
Очрашуның икенче өлешендә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова катнашты. Ул якташ язучыларыбызга иҗади уңышлар теләп, бүләккә – китап (Чакмагыш энциклопедиясен) тапшырды. Аннары сүз каләм тибрәтүчеләрнең үзләре – районыбызның иҗат сөючеләренә тапшырылды.
Районыбызның шәрәфле шәхесе, гомерен игелекле хезмәткә – үсеп килүче яшь буынга төпле белем һәм фәһемле тәрбия бирүгә багышлаган, хаклы ялда булуга карамастан, авылдашлары, райондашлары күңеленә изгелек орлыклары салучы күркәм якташыбыз, мәгариф ветераны, тынгысыз җанлы Рәсимә Гыймран кызы Ильясова үзенең шигырьләрен укып үтте.
Актив тормыш позицияле каләм остасы Резеда Флүр кызы Шакирова, Люция Мәснәви кызы Әблиева, Таскаклы авылында гомер кичерүче, районыбызда әдәбият үсешенә үз өлешен кертүче Земфир Фәһим улы Әхъяров, иҗат дөньясында кайнап яшәүче, ерак араларны якын итеп Италиядән кайткан Рәмзия Сәлим кызы Шәрәфетдинова-Зиннәтулина иҗат җимешләре белән таныштырып үтте. Күңел кылларын тибрәтүче шигърият юллары Гүзәл Табишева, Ревинер Губеев, Лилия Арсланова, Ләйсән Әхмәдиева башкаруындагы моңлы җырлар белән үрелеп барды.
“Билгеле, камиллекнең чиге юк. Бүгенге көнебез иртәгәгә тарих булып кала. Туган җиребезнең кадерен белеп, язмышына рәхмәтле булып яшәгән халкыбызны данлаган, олылау-зурлау хисләре белән сугарылган, олысына- кечесенә аңлаешлы, фәһемле-тәрбияви язмаларыбыз ташка басылып, китаплар рәвешендә кыйммәтле мирас булып буыннарга күчәргә тиеш. Шуңа омтылабыз да, үзнәшер ысулы белән китаплар чыгарабыз, моның өчен дә шартлар уңай. «Игенче» гәзите мөхәррире, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Фидан улы Әмирханов һәм аның иҗади коллективы тырышлыгы белән ел саен дистәләрчә китап басыла”, – диде сүзне йомгаклап Марис Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, журналист һәм прозаик, Шаһит Ходайбирдин һәм Вәзих Исхаков исемендәге премияләр лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, «Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе иясе Рәзифә Гали кызы Сәхапова.
Каләм тибрәтүче райондашларыбызның иҗат җимешләре Язучылар берлеге секцияләрендә тикшерелде. Иҗатчыларыбызның әдәби камиллеккә омтылышы югары бәһаланды. Чакмагыш иҗатчыларының очрашуы җылы һәм дустанә атмосферада узды. Илһамланып шигыьләр укылды, җырлар башкарылды һәм, әлбәттә, киләчәккә уй-максатлар билгеләнде. Чараны оештырып үткәрүдә БР язучылар берлеге муниципаль район хакимиятенә һәм район үзәк китапханәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.