ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
28 апрель 2023, 10:50

Мәргәнлектә көч сынаштылар

Күптән түгел урындагы  ДОСААФ бүлеге базасында хаклы ялдагы райондашларыбыз арасында пневматик коралдан ату буенча ярышлар узды.

Мәргәнлектә көч сынаштыларМәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар

 Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган иде. Тантаналы өлештә бүлек начальнигы Ринат Раян улы Ризванов, баш бухгалтеры Зерина Флүс кызы Хәмидуллина, ветераннар советы рәисе Идгар Габрахман улы Еникеев ярышка килүчеләрне сәламләп, чараны ачып җибәрделәр.

         Картаюны белмәгән, актив яшәү рәвеше алып баручы пенсионерларга Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Радим Вил улы  Хаҗиев ярыш тәртипләрен аңлатты. Алар өлкәннәр булсалар да, күңелләрендә шул ук, элеккечә беренчелек өчен көрәшүче егетләр иде. Күпләре армия сафларындагы кызыклы вакыйгаларны, хәлләрне сөйләп исләренә төшерде. Ярыш картлык белән яшьлекнең көрәшүе кебек тоелды. Ир-атлар арасында 1 урында Рабис  Маннапов, 2 урын Ринат Вәлиев, 3 урын Фоат Латыйповныкы булды. Хатын-кызлардан Фәнилә Шәфыйкова, Зерина Хәмидуллина 2 урынны яулады. Җиңүчеләргә  Грамоталар, медальләр һәм татлы күчтәнәчләр тапшырылды.  

Мәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар
Мәргәнлектә көч сынаштылар
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас