

– Земфир бу карарын яшьләргә терәк булыр өчен сайлап, махсус хәрби операция зонасына үзе теләп китте. Без аны менә инде 11 ай дәвамында зур гаиләбез белән көтәбез.
– Балалар әтисен сагынадыр?
– Әлбәттә, безнең уртак кызыбызга биш кенә яшь әле. Ул әтисен бигрәк тә нык сагынды. Шалтыраткан саен: “Син кайчан кайтасын?”– дип кенә тора. Ялга кайткач әтисе яныннан китмәс тә инде, сабый.
– Земфир көндә шалтыратамы? Анда хәлләр ничек соң?
– Әйе, Аллага шөкер, көндә аралашып торабыз. Андагы хәлләр турында бүлешергә яратмый ул. Үзе исән-имин – шунысы иң мөһиме. Мин аны сагынмаган бер генә көнем дә юк. Башымда – мең төрле уй.
– Илебезне яклап, батырлык өлгеләре күрсәткән якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтыр, дип ышанабыз.
– Кояш баеганда да, таң атканда да гел шушы теләкне телим. Бу хәлләр тизрәк тәмамланып, хәрбиләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Күкләребез – аяз, илләрбез тыныч булсын.
Фото: https://sun6-20.userapi.com/impg/xtiPOY-GO7qIpD-Wc9tmXzrJXEwds1gg0YqUaA/Dc-e2wOz7IQ.jpg?size=1280x853&quality=95&sign=d9411f0d619e99c36c8ffb580f3048f4&c_uniq_tag=Uyxg9PUm9sEK3qKExuPUO3qbEIuYYXHN7SSKeaIKT44&type=album