

Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан оештырылган “Яшел Башкортстан” акциясе Ветеринария табибы көненә туры килде. Чараны Денис Мансуров ачты һәм алып барды. Ә инде сәламләү итеп, “Дуслар җыелган” җырын Ревинер Гобәев бүләк итте. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова иң тәүдә килгән кунакларны, район ветерирария хезмәткәрләрен ветеринария табибы көне белән тәбрикләде, якынлашып килгән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән дә котлады. Шушы һөнәри бәйрәм уңаеннан Башкортстан Республикасының ветеринария идарәлеге начальнигы урынбасары Гүзәл Җәлил кызы Бронникова килде. Ул үз чиратында урындагы Ветеринария хезмәтенең алдынгылар рәтендә булуларын әйтеп үтте. Һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, шушындый истәлекле көнне акциядә катнашу мөмкинлеге туры килүе бик мөһим икәнлеген әйтте. Өмә район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары-җырлар белән үрелеп барды, Гөлназ Сәлимова “Изге матур эшләребез” дигән җыр башкарды һәм райондашлар әзерләнгән урыннарга агачлар утыртырга керештеләр. Бу юлы өмә узган елны яңартылган Чакмагыш буасы янында барды. Монда оешма-предприятиеләр, учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. 450 төп нарат утыртылды. Чакмагышлылар да читтә калмады һәркайсы 10лап булса да агач утыртырга тырышты, бик күпләре балалары белән дә килгән иде. Нәни дусларыбыз шушы изге гамәлгә өлеш кертүләре белән бик канәгать булып калдылар. Рузил Гафаров башкаруындагы “Гомер аты” җыры чараны ямьләндереп җибәрде. “Яшел Башкортстан” акциясе белән беррәттән ил буенча “Хәтер бакчасы” акциясе дә уза. Аның чикләрендә узган атнада Көсәкәй авылында агачлар утыртылды. “Хәтер бакчасы” – Русиянең меңнәрчә битараф булмаган халкын берләштерә. Бөек Ватан Сугышы елларында безнең азатлык өчен көрәштә үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү ул. Гөлнара Шәймиева башкаруындагы хәрби җыр, аларга мәдһия булып барып ирешер. Өмәчеләрнең эше тәмамлануга Район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре оештырга чәй табыны тәннәргә хәл кертеп җибәрде. Гүзәл Табишева, Гөлназ Сәлимова белән Рузил Гафаровның “Матур ла дөньясы” өмәне тәмамлану җырлары булып яңгырады.