

Уфаның Революцион урамы, 156 адресы буенча урнашкан пунктка килергә, шулай ук районнарда хәрби комиссариатка барырга мөмкин. Шулай ук контракт буенча хезмәт итү буенча ниндидер сораулар булса 117; 122 номерларына шалтыратып, сораулар бирергә мөмкин. Контракт буенча хезмәт итүчеләргә бик күп льготалар каралган. Алар турында хәрби пунктларда, шулай ук МВДның рәсми сайтында тулы мәгълүмат бар. Монда хәрби ипотека, бушлай медицина тикшерүе үтү. Әлеге төр хезмәт итүчеләргә ике төрле түләүләр каралаган. Аның берсе - бәрелешләрдә катнашучыга, икенчесе - тыныч вакытта хезмәт итүчегә. Контракт буенча хезмәткә алыну махсус операцияләрдә мотлак рәвештә катнашу дигән сүз түгел. Алар мондый бәрелешләрдә катнашмаска да мөмкин. Шуңа да хезмәт хакы төрлечә. Атап әйтсәк, гадәти рядовойның хезмәт хакы 35 мең сумнан башлана. Махсус операция вакытында мондый хезмәткә килүчеләр бер тапкыр 195 мең сум акча ала. Хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә рәвештә ай саен 37 мең сум түләүләр булдырылу турында сүз бара. Әгәр контрактчы махсус операциядә катнаша икән, аңа көн саен 4280 сум түләнелә. Шуңа тагын ике оклад өстәлә. Ягъни аларның хезмәт хакы, званиеләренә һәм стажларына карап, 200 мең сумнан башлана. Моннан тыш, үзебезнең батальоннарда хезмәт итүчеләргә республика да ярдәм итә. Бу - контракт төзелгәннән соң көн саен 2 мең сум, һәм бер тапкыр 200 мең сум бирелә. Бу - Оборона министрлыгы түләүләреннән тыш.