

Бүгенге көн иртәсе районыбызда чын бәйрәмчә булды. Һава торышы якты кояш нурлары белән сөендерде, торак пунктлар урамнарында күңелле музыка яңгырады, ә кешеләрнең йөзеннән елмаю китмәде. Һәркем республика һәм илнең яшел киләчәгенә үз өлешен кертүне мөһим дип санады. Акция чикләрендә Юмаш авылында да Ватанны саклаучылар истәлегенә 200ләп эре агач һәм ике меңнән артык чыршы, миләш, юкә, тирәк үсентеләре утыртылды. Экологик чарага Юмаш авыл биләмәсе халкы белән бергә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, якташларыбыз – Федераль казначылыкның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Светлана Ревмер кызы Мәрвәрова, «Атайсал» проекты координаторы Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, Башкортстан Республикасының экология министры урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов, Ирек Марс улы Усманов та бердәм кушылып, күмәкләшеп изге эш башкардылар. Бу хакта тулырак – гәзитебезең киләсе санында таныша аласыз. Бу акция тирә-якны яшелләндерү һәм саклауның янә бер ачык мисалы булып тора.