ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
2 Май 2023, 10:50

“Безнең йөрәк моңнары”

2023 ЕЛ – УКЫТУЧЫ ҺӘМ ОСТАЗ ЕЛЫ

“Безнең йөрәк моңнары”“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”

Балалар сәнгать мәктәбенең матур традициягә әверелгән хисап концерты менә шушы исем астында узды. 50 елдан артык тарихы булган бу учреждениегә бүген дә иң актив, тырыш, сәләтле кызлар, -малайлар зур теләк белән йөри, биредә һәркайсы күңеленә якын шөгыль таба.

Ел дәвамында алар педагогларыннан төпле белем, яхшы күнекмәләр, осталык дәресләре алып, төрле республика, Бөтенрусия, халыкара иҗат бәйгеләрендә, районыбызның мәдәни чараларында катнаша, ирешкән уңышларын дәлилләгән күпсанлы Почет грамоталары, Дипломнары тырышлыклары өчен иң зур бүләк булып тора.

Отчет концерты көнне дә тамашада катнашучыларны, чыгыш ясаячак балалары өчен үзләре дә дулкынланучы әти-әниләрне район хакимияте мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева сәламләде, укуда да, сәхнә тормышында да сынатмаган бер төркем талантлы егет-кызларга Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сәнгать дөньясына сәяхәт Әфидә Халикова җитәкчелегендәге хор чыгышыннан башланып китте. Арытаба матур җырлар дәртле биюләр, моңлы көйләр белән үрелеп барды.

Музыка уен коралларын гомерлек дуслары иткән Динар Гәрәев, Алмаз Ризванов, Ильяс Сакаев, Марсель Әшәрәпов, Илнара Мостафина, Артем Ваһапов, Диана Акчурина, Оксана Кульмурзина, Әминә Хәбибуллина, Морат Гайнанов, Тимур Камалов, Эмиль Сәлимов, Әйшә Латыйпова, Арина Йосыпова башкаруындагы халык һәм композиторлар иҗат иткән көйләр, попуррилар бер тамашачыны да битараф калдырмады, чөнки тере музыканың тылсымлы көче бар – ул күңелләрнең иң нечкә кылларын да тибрәтә ала. Эвелина Солтанованың исә башкорт халык көе “Зарифаны” остазы Әлфия Казаева белән берлектә уйнап ишеттерүе концертның матур бер күренеше булды.

         Җырчы егет-кызлар Дарина Мәкъсүтова, Раяна Аетбаева, Ярина Халикова, Искәндәр Макулов, Милена Солтанованың чыгышлары да көчле алкышларга күмелде.

Хореография бүлегендә шөгыльләнүче артистларыбыз якташларыбызны әледән-әле үзләренең чагу номерлары белән шатландырып тора. “Дуслык”, “Шатлык”, “Салават күпере”, “Йолдызчыклар” ансамбльләренең хисап концертында башкарылган татар, мари, мордва, полька, флешмоб биюләренә сокланмау һич кенә дә мөмкин түгел.

Соңгы елларда Балалар сәнгать мәктәбендә мода юнәлешләре буенча да актив эшчәнлек алып барыла. Әминә Гәрәева җитәкчелегендә иҗат итүче кызлар тамашачыларга “Винтаж” һәм “Башкорт сылулары” дип аталган кием коллекцияләрен тәкъдим итте. 

 

 

Мәдәният йорты фойесында исә тамашачылар сәнгать бүлеге укучыларының һәм укытучылары Айгөл Кудрявцева, Нәфисә Гыйльметдинованың кул эшләреннән, рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә белән таныша алды.

Балалар сәнгать мәктәбендә укучыларның күңел халәтләрен сулышларыннан ук тоеп торучы, үз эшенең чын осталары булып танылган педагоглар хезмәт сала. Сәләтле балаларны табу, алар белән даими эшләү омтылышы бик көчле монда.

Гөлзия Сабир кызы Ситдикова җитәкчелегендәге коллективтагы оста педагоглар Рәйсә Латыйпова (баян), Резеда Төхвәтуллина (фортепиано), Светлана Вәлиева (аккордеон), Әлфия Казаева (синтезатор), Альбина Әхмәтова (баян), Әфидә Халикова (вокал), Гүзәл Шәрипова (флейта), Регина Хәмәтшина (вокал), Айсылу Гайнанова (музыка теориясе), Айгөл Кудрявцева (сынлы сәнгать), Нәфисә Гыйльметдинова (сынлы сәнгать), Әминә Гәрәева (декоратив-гамәли сәнгать), хореографлар Эльза Сәетгәрәева, Рәйлә Нуриханова, Нәфисә Әшәрәпова, Гөлшат Галләмованы зур хәрефтән Остаз дип атыйбыз.

Аларның тырышлыклары белән оештырылган хисап концерты бик күңелле үтте. Бу матур бәйрәмдә катнашкан һәркем искиткеч сәнгать дөньясы белән танышып, үзләренә дәрт-дәрман, илһам туплады. Киләсе уку елында да балалар сәнгать мәктәбен яңа үрләр һәм җиңүләр көтсен, ә яшь артистлар барысын да кабатланмас чыгышлары белән сөендерсен, дигән теләктә калабыз.

“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
“Безнең йөрәк моңнары”
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас