ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 Май 2023, 10:35

Намуслы ил сакчысы ул

Ил алдындагы изге бурычларын егетләребез намус белән үти. Әти-әниләренә килгән рәхмәт хатлары – моның ачык дәлиле.          

Намуслы ил сакчысы улНамуслы ил сакчысы ул
Намуслы ил сакчысы ул

Яңа Коты авылы егете Нияз Маликов үткән елның язында армия сафларына чакырылды. Бүген ул  Ростов өлкәсендә хезмәтен тәмамлый.  Тырыш, куелган максат-бурычларын намус белән башкаручы егеттән командирлары да канәгать. Шушы көннәрдә, солдатның әти-әнисе Камил Мират улы һәм Элиза Ибраһим кызы Маликовларга Нияз хезмәт иткән частьтән Рәхмәт хаты килеп төште. Маликовлар уллары белән чиксез горур һәм тиздән уллары белән күрешү көннәрен көтәләр. Ил алдындагы изге бурычларын үтәүче барлык егетләргә дә уңышлар, җиңел хезмәт һәм исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас