ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 Май 2023, 10:15

Яугир егетләргә ярдәм – күңел кушуы буенча башкарыла торган игелекле гамәл

Районыбызда яшәүче хөрмәтле хаклы ялда булган апалар, абыйлар һәм барлык райондашлар!

Яугир егетләргә ярдәм – күңел кушуы буенча башкарыла торган игелекле гамәлЯугир егетләргә ярдәм – күңел кушуы буенча башкарыла торган игелекле гамәл
Яугир егетләргә ярдәм – күңел кушуы буенча башкарыла торган игелекле гамәл


Сезне әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга җибәрү өчен маскировка челтәреләрен үрүдә ярдәм итәргә чакырабыз. Бу эш волонтерлар штабында башкарыла. Аның адресы: Чакмагыш авылы, Кооператив урамы, 61нче санлы йорт. Бәйләнеш өчен телефон: 3-12-63.
Якташ егетләребез бик тә мохтаҗ булган бу игелекле эштә ярдәм итми калмассыз дип ныклы ышанабыз! Бу сеткаларны үрергә тәҗрибәле волонтерлар өйрәтә. Күмәкләгән – тау күчергән дип юкка гына әйтмиләр. Тырышлыгы, күмәклеге белән аерылып торган Чакмагыш районы халкы бу юлы да сынатмас, бердәм булып егетләребезгә ярдәмгә килер дип өметләнәбез.
Май аенда хәрби операция зонасында илебез сагында торган якташ егетләргә чираттагы гуманитар конвой әзерләп илтү күзаллана. Моңа кадәр алар хезмәт иткән төбәктә яугирләрнең тормыш-көнкүрешен мөмкин кадәр уңайлырак итү максатында үзләре төзегән исемлек буенча барлык кирәк-яраклар җыеп җибәрелде. Бу изгелекле эштә районда яшәүче бик күп кешеләр катнашты. Чакмагышта һәм авыл биләмәләрендә гомер иткән якташлар аерым-аерым да, бергә кушылып та көнкүреш кирәк-яракларын китерделәр, авыл биләмәләре, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл хуҗалыгы кооперативлары коллективлары, шәхси эшкуарларның матди ярдәме белән гуманитар конвой өчен азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары, төзелеш материаллары тупланды.
Бу юлы да райондашлар чын күңелдән ярдәм итәргә омтылачакларына иманыбыз камил.

Яугир егетләргә ярдәм – күңел кушуы буенча башкарыла торган игелекле гамәл
Яугир егетләргә ярдәм – күңел кушуы буенча башкарыла торган игелекле гамәл
Яугир егетләргә ярдәм – күңел кушуы буенча башкарыла торган игелекле гамәл
Яугир егетләргә ярдәм – күңел кушуы буенча башкарыла торган игелекле гамәл
Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас