ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 Май 2023, 04:15

Яугир-якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә

Хәрби хезмәткә мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре җирле хакимиятләрнең махсус контролендә тора.

Яугир-якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итәЯугир-якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә
Яугир-якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә

 Районыбызда махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән якташларыбызга һәм аларның якыннарына һәрьяклап социаль ярдәм күрсәтелә. Аларның туганнарының үтенечләрен һәм теләкләрен җиткергән мөрәҗәгатьләр буенча килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә адреслы ярдәм күрсәтү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, барлык сораулар буенча урындагы М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабының колл-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(34796)3-12-63 телефон саннары буенча – эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Райондагы Гаилә хезмәтендә дә мобилизацияләнгән якташларыбызның гаилә әгъзалары өчен психологик һәм социаль контракт нигезендә адреслы ярдәм алу мөмкинлеге каралган. Алар биредә төрле гаилә ял көннәре, гаилә клублары, төрле хәйрия чараларына җәлеп ителә.
“Әйтик, күптән түгел бездә “Русиянең эшлекле хатын-кызлары” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе вәкилләре булып китте. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең тормыш иптәшләре дә актив катнашты. Әлеге чара кысалаларында “Хокук альянсы” Адвокатлар коллегиясе үсеше буенча рәис урынбасары, юрист Альбина Наил кызы Рысаева, косметолог һәм косметология укытучысы Елена Михайловна Санникова, психолог Светлана Валерьевна Парфенова, остабикә Анна Владимировна Русакова гаилә әгъзалары өчен юридик һәм психологик мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде, матурлык һәм иҗат өлкәсендә күнекмәләр алу һәм һөнәр үзләштерү буенча осталык дәресләре оештырды. Бу көнне гүзәл затларыбызның өчесе каш карайту остасына укып, сертификатка ия булды. Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең балалары үсеш төркемнәрендә шөгыльләнә. Анда көн саен төркем һәм шәхси дәресләр уза”, – дип сөйләп үтте Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова.

Яугир-якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә
Яугир-якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас