

Халыкара бию көне алдыннан Чакмагышта “Йолдызлы балачак” дип аталган фестиваль узды. Аның барышында балалар җырга-моңга, нәфис сүз өлкәсендә үзләренең осталыгын күрсәтте. Әлеге күркәм чараны район мәдәният йортының халык иҗаты буенча әйдәүче методисты Луиза Фрит кызы Ишморатова (идея һәм сценарий авторы да) белән гимназия укучысы Нурия Шәймөхәммәтова алып барды. Шигърияткә гашыйк бу кыз нәфис сүз остасы буларак танылу яулады, төрле иҗади бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, Мактау грамоталары һәм Дипломнарга ия булды. Әле менә күптән түгел тагын да сөенечле хәбәрләр килеп иреште: Нуриябез “Башкортстан йолдызы – 2023” Бөтенрусия күпжанрлы конкурс-фестивалендә лауреат исемен яулады.
Шушы ук конкурста катнашкан “Йолдызчыклар” бию коллективының уртанчы төркеме 3нче урынга лаек булды, кече яшьтәгеләре 1нче дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. Нәни дусларыбызны һәм җитәкчеләре Гөлшат Галләмованы чираттагы җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез.
Гөлшат ханым кулы астында шөгыльләнүче бу балалар “Йолдызлы балачак” фестивалендә дә чыгыш ясады. Аларның “Ангелы”, “Оладушки”, “Рокеры”, “Ромашки”, “Девчата” биюләре һәм флешмобны тамашачылар бик яратып карады.
Район мәдәният йорты каршында оештырылган “Непоседы” балалар бию коллективы җитәкчеләре Гөлназ Габсәлихова белән концертка “Гномики” һәм “Топотушки” биюләрен әзерләгән. Сәхнәгә беренче адымнарын атлаучы бу кызлар-малайларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь артистларыбыз да үз һөнәрләрен күрсәтте. Дарина Мәкъсүтова (укытучысы – Г.С.Ситдикова) белән Аделина Хафизова (укытучысы – Р.В.Хәмәтшина) тамашачыларга матур җырлар бүләк итсә, Рәйсә Әхмәт кызы Латыйповадан баянда уйнарга өйрәнгән Марсель Әшәрәпов тамаша залын сихри моңнарга күмде.
Район мәдәният йортында вокал түгәрәген Гөлнара Шәймиева алып бара, бирегә дә балалар бик теләп йөри. “Домисолька” ансамбле төрле бәйрәм концертларында һәрдаим катнашып тора, репертуарлары бик зур аларның. Фестиваль өчен җырчы кызларыбыз “Обнимем этот мир” җырын сайлаган. Төркемнең әгъзалары Ралина Нурдәүләтова һәм Азалина Хәбирова, апрельнең Тукай ае икәнен күз уңында тотып, бөек шагыйребез әсәренә иҗат ителгән “Бала белән күбәләк” җырын башкарды.
Балаларда сәнгатькә, сәхнәгә сөю уяту юнәлешендә район мәктәпләрендә дә актив эш алып барыла. Гимназиядәге җыр түгәрәген үз эшенең остасы Гөлназ Хөсәенова җитәкли. “Нәни йолдызлар” вокал төркеме, Әмир Хисамов, Ралина Гарифуллина, Зарина Хафизова, Алина Бакиеваның чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде. Тайняш мәктәбе укучысы Диана Маннанова татар халык җыры “Ай, былбылым”ны башкарып сокландырды.
Имәнлекул авылы мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр исә бик яратып бию серләренә төшенә. Бу эштә аларга җитәкчеләре Ринат һәм Лиана Байморатовлар ярдәм итә. Булачак сәхнә йолдызлары матур итеп татар һәм солдат биюләрен башкарды.
Районыбызда балаларны биергә өйрәтү өлкәсендә Эльвира Венер кызы Якупованың да өлеше зур. Аның белән шөгыльләнүче кызларның заманча биюләре һәр концертның матур бер бизәгенә әверелә. Бу юлы да аларның чыгышы күркәм чараның яме өстенә ямь өстәде.
“Йолдызлы балачак” фестивале куелган максатларына тулысынча иреште. Җырчы-биюче, музыкант балаларыбыз алдагы тормышларында да сәнгатьтән аерылмас, дип юрыйбыз, киләчәктә дә бүгенгедәй сәхнә йолдызлары булып янарга язсын аларга. Дөньяда тынычлык урнашып, сабыйларның шатлыклы җыр-моңнары, көлүләре генә яңгырап торсын иде, дигән изге теләктә калабыз.