+22 °С
Яңгыр


Биредә авылны бизәп торган яңа истәлекле урын барлыкка килде. Әлеге идеянең инициаторы – авыл старостасы Наил Галиев, арт-объектны урнаштыру буенча иганәчеләр Илүс һәм Гүзәл Гыйлемхановлар, объектны урнаштыруны Рәсим Гыйләҗев башкарды.
Яңа арт-объект авылнны бизәп кенә калмый, ә әллә кайдан ук балкып, кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Ул авыл халкы һәм кунаклары өчен яраткан урын да булып торачак, шулай ук истәлеккә якты һәм матур фотосурәтләргә төшәргә мөмкинлек бирәчәк.