ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
4 Май 2023, 12:35

Ил халкы белән бер сафта

Илебез җитәкчелеге тарафыннан махсус хәрби операцияне башлау турында карар кабул ителү белән үк дәүләтебез өчен сынашлы вакытта аны яклау өчен барлык милләтләр һәм конфессияләр вәкилләре бердәм булып күтәрелде һәм Русияне юкка чыгарып, тез чүктерергә омтылган АКШ, Көнбатыш илләренә каршы тору максаты белән кабул ителгән бу җиңел булмаган карарны хуплады.

Ил халкы белән бер сафтаИл халкы белән бер сафта
Ил халкы белән бер сафта

Илебез хәрбиләренә, ир-егетләрнең Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операция барган төбәккә юлланган ватандашларыбызга, райондашларыбызга ярдәм итү өчен барлык якташлар берләште, һәркем кулыннан килгәнчә үз өлешен кертергә омтылды. Русиядә дин дәүләттән аерылган дип исәпләнсә дә, барлык конфессияләр вәкилләре дә бу җиңел булмаган вакытта бердәм булып Җиңүне мөмкин кадәр тизрәк якынайту өчен илебез хәрбиләренә ярдәмгә ашыкты. Гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыздан күчеп, буыннан-буынга тапшырылган хак динебез – Ислам дине вәкилләренең яугирләргә ярдәме турында без Чакмагышның үзәк мәчете – “Әдһәм-Бикә” гыйбадәтханәсе имам-хатыйбы, районның имам-мөхтәсибе ярдәмчесе ДИЛШОД КАСЫЙМХОДЖАЕВ белән әңгәмәләштек. –Русия Президенты В.В.Путин илдә махсус хәрби операция башлану турында игълан иткәннең тәүге көнендә үк дәүләтебезнең мөфти хәзрәтләре аның бу карарын тулысынча хуплады. Бу хәрби операция изге сугыш булуы, анда илебез бәйсезлеген яклап һәлак булучыларның шаһит булуы турында фәтвә кабул ителде. Сентябрь аенда илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң имамнар да хәрби алышлар барган төбәкләргә юлланып, хәрбиләр белән иңгә-иң куеп бер сафка басты, аларга рухи таяныч булып хезмәт итә. Хәрби бәрелешләр барган төбәкләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм конвойлары туплана башлагач, республикабыз мөфтияте, районнарда һәм шәһәрләрдә эшчәнлек алып баручы имамнар бу ярдәмне җыюда, авыр хәлдә калган Донбасс төбәге халкы һәм хәрбиләр өчен кирәк-яраклар тапшыруда турыдан-туры катнашты. Мондый ярдәм әлегә көндә дә тукталып торганы юк. Җомга намазларында, ураза ае дәвамында укылган тәравих намазларында, Коръән ашларында илебез сагындагы хәрбиләр исәнлеге өчен, аларга ярдәм сорап һәрдаим догалар кылына, Коръән аятьләре укыла. Районыныбыз имамнары махсус догаларны җыеп-туплап мобилизация буенча хәрби хезмәттә булган якташларыбызга, аларның гаиләләренә таратты. Әлеге вакытта да бу гаиләләр әгъзалары белән очрашып, аралашып торалар. Район авылларында яудагы егетләр иминлеген теләп корбаннар чалынып, алар өчен укылган Коръән аятьләре яңгыраган аш-табыннар үткәрелде. Мондый Коръән ашлары күп кеше катнашлыгында Рапат, Тайняш мәчетләрендә оештырылды, Аблай авылында корбан чалынып, мобилизацияләнгән якташларыбыз гаиләләренә таратылды. Шулай ук авыллардагы һәм район үзәгендәге мәчетләр имамнары райондаш хәрби егетләргә гуманитар ярдәм җыйганда да актив катнашты. Без һәр көнне илебез хәрбиләренең барысының да имин булуын, аларның мөмкин кадәр тизрәк хәерле Җиңү яулавын һәм дәүләтебездә тынычлык урнашуын теләп, догалар кылыуыбызны дәвам итәбез. Инша аллах, Раббыбыз аларны кабул итәр дип чын күңелебездән өметләнәбез.

Автор:
Читайте нас