+28 °С
Болытлы


Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә һәйкәлләрне тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Бу өмәләрдә мәктәпләр, мәдәният учрежденияләре һәм авыл халкы актив катнашты. Яңа Бирде авылында Иске Сөрмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мөдир Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова җитәкчелегендә мәдәният йорты территориясендә урнашкан обелиск янында чираттагы өмәдә катнаштылар. Берничә сәгать эчендә обелиск янындагы территория төзекләндерелеп, тәртипкә китерелде. Өмә барышында бордюр, обелиск тирәсендәге койма буяп куелды, капка коймага урнаштырылды. Аларның тырышлыгы белән обелискның бар тирә-ягы тазартылып, матурланып калды. Рузилә Рәшит кызы өмәдә катнашуларга рәхмәт белдерде.